Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф һәм фән министрлыгы яшь укытучыларга өстәмә акчаны арттыруны сорады

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика Хөкүмәтеннән яшь педагогларга өстәмә акчаны арттыруны сорый. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утыры...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы республика Хөкүмәтеннән яшь педагогларга өстәмә акчаны арттыруны сорый. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте.
«Премьер-министр адресына безнең тарафтан яшь педагогларга өстәмә акчаны 2,5 мең сумга кадәр арттыру турында тәкъдим кертелде. Хәзер исә, беренче өч ел эчендә яшь укытучыларга 1 111 сум түләнә», – диде Андрей  Поминов.
Ул урта һөнәри белем учреждениесен тәмамлаганнан соң ставкага эшләүче яшь педагогның хезмәт хакы 16 мең сумнан ким, вуздан соң – 18 мең сум булуын әйтте.
Татарстанның мәгариф системасында 64 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, алар арасында 32 мең укытучы һәм 16 меңнән артык балалар бакчасы тәрбиячесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ