Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы авторларына – мактаулы исемнәр

Киләсе елга үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы безнең «Мәгариф» журналы иҗади эшләүче күпсанлы укытучы һәм тәрбияче авторларыбызның ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Журналыбызның һәр санында ик...

Киләсе елга үзенең 110 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы безнең «Мәгариф» журналы иҗади эшләүче күпсанлы укытучы һәм тәрбияче авторларыбызның ярдәмен һәрдаим тоеп яши. Журналыбызның һәр санында ике-өч дистә мөгаллимнең актуаль темаларны яктырткан, ФДББС таләпләре югарылыгында язылган заманча дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чара үрнәкләре урын алуы – үзе үк моңа дәлил. Әлбәттә, кулыңа каләм алып, үз тәҗрибәң  хакында «Мәгариф» журналы аша башкаларга җиткерергә җөрьәт  иткәнсең икән, синең әйтердәй төпле сүзең, күрсәтердәй алдынгы эш тәҗрибәң булу кирәк. Бәхетебезгә, күпчелек авторларыбыз – чын мәгънәсендә новатор мөгаллимнәр. Шулай булмаса, хөкүмәт дәрәҗәсендә үзләрен зурламаслар иде.
Әле менә яңа уку елына старт бирелер алдыннан бер төркем укытучылар дәрәҗәле исемнәргә лаек булды. Алар арасында журналыбыз белән актив хезмәттәшлек иткән авторларыбыз да бар. Менә алар:
Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, берничә ел рәттән инде журналыбыз оештырган «Авыл укытучысы» конкурсы жюриен җитәкләгән Рәсимә Равил кызы Шәмсетдиновага «Татарстанның халык укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Мамадыштагы 1 нче урта мәктәпнең химия һәм биология укытучысы Лилия Мөдәррис кызы Гыйлаева, Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Рәфис кызы Хуҗина, Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Әфтәх кызы Габдинова, Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова, КФУның Г.Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе доценты Кадрия Сөнгать кызы Фәтхуллова «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән исемгә лаек  булды.

Мактаулы исемнәргә лаек булган авторларыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез, киләчәктә дә аларның рухланып иҗат итүләрен, журнал укучыларыбызны кызыклы язмалары белән сөендереп яшәүләрен теләп калабыз.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ