Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы мобилизация мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл уздырды

Бүген «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре АҖ «Татмедиа»ның  конференция залында  «Мәгариф хезмәткәрләре һәм мобилизация» дигән темасы буенча түгәрәк өстәл уздырды. Фикер алышырга Татарстан Респу...

Бүген «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре АҖ «Татмедиа»ның  конференция залында  «Мәгариф хезмәткәрләре һәм мобилизация» дигән темасы буенча түгәрәк өстәл уздырды. Фикер алышырга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре Гөлия Мусина, Әлфия Әхәтова, «Адымнар» полилингваль гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рушания Кыямова, Мәгарифне үстерү институтының өлкән укытучысы һәм 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе  Рузилә Абдуллина, Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе директоры Роберт Мансуров, һ.б. җыелды.

“Авыл укытучысы –2022” җиңүчеләрен бүләкләгәндә, бу теманы педагогика фәннәре кандидаты, КФУ профессоры Әнвәр Хуҗиәхмәтов Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин алдында күтәреп чыккан иде. Бүген кунаклар дәүләт тарафыннан мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә төрле ярдәм күрсәтелүе, мәктәпләрдә укучыларны бушлай ашатылуы, балалар бакчаларына йөрүчеләр түләүдән азат ителүе, югары уку йортларында һәм колледжларда түләп укучы студентларны да түләүсез факультетларга күчерү турында фикер алышты.
Моннан тыш, балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга, аларның әти-әниләренә нинди психологик ярдәм күрсәтелүе хакында да төрле фикерләр яңгырады.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ