«Магариф» журналы Мамадыш районында кунакта
2025 елның 18 декабрендә «Мәгариф» журналы вәкилләре очрашулар һәм профессиональ тәҗрибә алмашу максаты белән Мамадыш районына эшлекле сәфәрдә булды.
Үсәли мәктәбендә Халык укытучысы Фазыева Резедә Фәтхрахман кызы белән очрашу булды. Ул уку-укыту процессында педагогик осталык һәм бай педагогик тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Мамадыш шәһәренең 3 нче мәктәбендә түгәрәк өстәл үтте. Уңайлы мәктәп-гаилә-җәмгыять элемтәләре, агротехнологик сыйныф ачу, цифрлы мәгариф коралларыннан файдалану, укучыларның шәхси үсешенә ярдәм күрсәтү кебек актуаль мәсьәләләр каралды. «Магариф» журналы редакциясенең филиалы җитәкчесе урынбасары Фәрит Нурмөхәммәтов һәм журналның баш мөхәррире урынбасары Лилия Хисмәтова чыгыш ясады.
«Бәләкәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм аларга белем бирүдә инновацион методлар белән таныштылар. Монда журналның бүлек мөхәррире Альберт Сабиров коллективны Каюм Насыйри исемендәге бүләккә лаек булганы белән кабат котлады һәм югары дәрәҗәле бу премияне яулау өчен эшне ничек оештыру, нинди педагогик проектлар алып бару һәм авторлык программалар эшләү турында фикер алышты.
Журнал редакциясе Мамадыш районы һәм шәһәренең барлык укытучыларына һәм җитәкчеләренә җылы сүзләрен әйтә һәм алар белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә өметләнә.
Автор фотосы





Комментарийлар