Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы вәкилләре Алексеевск районында узган педагогик укуларда катнашты

10 апрель Алексеевск муниципаль районының Зур Тигәнәле авылында урнашкан Абдулла Баттал исемендәге мәктәп базасында педагогик укулар узды. Чара милли мәгариф тарихына багышланган иде.

Педагогик укулар кысаларында кунаклар өчен интерактив күргәзмә оештырылды, район мәктәпләре укытучылары үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Шулай ук Абдулла Баттал гаиләсе тарихына багышланган презентация, «Милли белем бирүне саклау» музенда экскурсия һәм концерт программасы тәкъдим ителде.

Бу мөһим чарада катнашу өчен «Мәгариф» журналы вәкилләре –  баш мөхәррир Гөлүсә Рәүф кызы Закирова һәм баш мөхәррир урынбасары Лилия Котдус кызы Хисмәтова чакырылган иде. Алар пленар өлештә «Милли мәгариф тарихы "Мәгариф" журналы битләрендә» дигән доклад белән чыгыш ясап, педагогик матбугатның милли мәгарифне саклау һәм үстерүдәге әһәмиятен ассызыклады.

Алексеевск муниципаль районы күпмилләтле төбәк булып, биредә татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар һәм башка халыклар вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яши. Педагогик укулар туган телләрне, мәдәни традицияләрне һәм милли үзаңны саклау юнәлешендә алып барылган эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

Чараны югары дәрәҗәдә оештырган һәм җылы кабул иткән өчен аерым рәхмәт җиткерәбез:

Егорова Вера Владимировнага –  Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика бүлеге мөдире – башлык урынбасарына;

Шайхуллина Алсу Ринатовнага – мәгълүмат-методика бүлегенең милли мәгариф мәсьәләләре буенча методистына;

Сайфетдинова Айсылу Нәҗиповнага — Абдулла Баттал исемендәге Зур Тигәнәле төп гомуми белем мәктәбе директорына.

Педагогик укулар милли мәгарифне үстерүдә, милләтара диалогны ныгытуда мөһим вакыйгага әверелеп, районның мәгариф тормышында үзенчәлекле эз калдырды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ