Мәктәпләрдә балаларга рухи-әхлакый тәрбия
РФ Мәгариф министрлыгы карары белән мәктәпләрдә балаларга «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» предметы этаплап укытыла башлаячак.
РФ Мәгариф министрлыгы карары белән мәктәпләрдә балаларга «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» предметы этаплап укытыла башлаячак.
Ведомство хәзер бу предмет буенча дәреслекләр әзерли. Билгеле булганча, 2026/2027 уку елының икенче яртыеллыгыннан 5 нче сыйныф укучылары бу дәресне 17 сәгать өйрәнәчәк. Бер елдан соң 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда аны 34 сәгать укыту каралган.
Бу дисциплинаның максаты – мәктәп укучыларында традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга карашны формалаштыру. Аерым алганда, дәүләт, җәмәгать, мәдәният эшлеклеләренең, галимнәр һәм хәрбиләрнең тормыш юллары, аларның дөньяга карашлары өйрәнеләчәк.
Элегрәк бу фәнне мәктәп укучыларына кызыклы булсын өчен, формаль булмаган рәвештә укыту кирәклеге турында да фикерләр булды.





Комментарийлар