Мәрҗани турында фильмның соңгы кадрларын төшерәләр
Казанда бүген «Укытучы» фильмының соңгы эпизодлары төшерелә. Бу минутларда Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда Шиһабетдин Мәрҗанинең фотога төшү тарихи мизгелләрен әзерлиләр.
Исегезгә төшереп узабыз: узган ел ахырында Үзбәкстанда татар мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» нәфис фильмы төшерелә башлады. Әлеге кино – Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак проекты. Татаркино оешмасының продюссеры Миләүшә Айтуганова белдергәнчә, 2022 елда Үзбәк кинематографлары «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында питчингта Татарстан белән бергә Мәрҗани турында фильм төшерергә теләк белдерделәр. Һәм 2024 елның мартында Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Үзбәккино» һәм «Татаркино» Шиһабетдин Мәрҗани турында копродукция төшерү турындагы меморандумга кул куйдылар. Производствода «Мосфильм» киноконцерны базасында «Фильм фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино»ТР Дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе катнаша.
“Укытучы” нәфис фильмы Мәрҗанинең балачагы, Бохара һәм Сәмәркандта укуы турында. Ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: мөстәкыйль рәвештә математика һәм тарих өйрәнә, китаплар күчереп яза, карталар төзи, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашуы турында. Фильмга әзерлек бернчә елга сузылган. Ә менә төшерү кыска вакытта башкарылган.
Фильмны төшерү Мәрҗани укыган Бохара тарихи мәдрәсәсендә башланып киткән иде һәм Яшел Үзән районында урнашкан “Татар авылы” ачык һавадагы этнографик музеенда да булды.
Фильмның ике режиссеры: Үзбәкстаннан Илхом Мухаммадиброхимов, Татарстаннан Рамил Төхватуллин. Бу – Рамил әфәнденең 18 ел тәнәфестән соң беренче эше. Масштаблы шәхес турындагы проектка зур җаваплылык эшлибез, диде Татарстан режиссеры. Төп геройны актер Булат Гатауллин башкара.
Фильм быел Казан “Алттын мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителәчәк.
Гүзәл Закирова фотолары





Комментарийлар