«Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» + «Гаилә һәм мәктәп» комплектына язылучыларга бүләккә – "Гаилә һәм мәктәп" календаре
Алдан вәгъдә ителгәнчә, «Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» + «Гаилә һәм мәктәп» (почта каталогындагы индексы – 54190) комплектына язылучыларга март аенда бүләккә "Гаилә һәм мәктәп" календаре да җибәрел...
Алдан вәгъдә ителгәнчә, «Мәгариф» + «Мәгариф. Татар теле» + «Гаилә һәм мәктәп» (почта каталогындагы индексы – 54190) комплектына язылучыларга март аенда бүләккә "Гаилә һәм мәктәп" календаре да җибәрелде.
Рәхмәтле укучыларыбыздан инде җавап хатлары да килә башлады. Мәсәлән, Резидә Шамиловна дигән абунәчебез безгә: "Посылка килде буген!!! Комплектка өстәп, "Гаилә һәм мәктәп календаре"н да бүләк иткәннәр. Ул календарь шундый яхшы эчтәлекле. Татар теле журналы — безнең өчен зур бүләк. «Мәгариф»нең беренче кызы ул. «Гаилә һәм мәктәп» — әнисе. Бик зур рәхмәт Сезгә! Иҗат учагыгыз сүрелмәсен, озын гомерле булыгыз", - дип язып җибәргән.
Безгә теләктәшлек күрсәткән, озак еллар дәвамында "Мәгариф" журналы белән бергә булган укучыларыбызга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Комментарийлар