Логотип Магариф уку
Цитата:

Азнакай муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева мәгариф ветераннарын Яңа ел белән котлый

Хөрмәтле коллегалар, мәгариф ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Яңа – 2024 ел белән котлыйм...

Мемориаль комплекс – хөрмәт билгесе

Зөлфия ГЫЙЛӘҖЕВА,
 Азнакай муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Хөрмәтле коллегалар, мәгариф ветераннары!


Сезне ихлас күңелдән Яңа – 2024 ел белән котлыйм. Якты уй-хыяллар, зур өметләр белән гасыр китабының тагын бер битен ачабыз. 2023 ел районыбыз мәгарифе тарихына үзенең уңышлары һәм табышлары белән кереп калачак. Укытучылар һәм остазлар елының иң күренекле вакыйгасы –шәһәр уртасында укытучыларга багышланган мемориаль комплекс ачылу булды.


2023 елда мәгариф учреждениеләре төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, 70 млн сумнан артык грант отты. Шулай ук республика, җирле бюджетлардан, нефтьчеләр тарафыннан матди-техник базаны яхшыртуга зур күләмдә ярдәм күрсәтелде. “Татнефть” компаниясе ярдәме белән  капиталь ремонттан соң Актүбә 2 нче урта мәктәбе, Мәлбагыш балалар бакчасы ачылды. 


Укытучы хезмәтенең төп күрсәткече  ул – белем бирүнең сыйфаты. 2023 елда БДИ буенча уртача баллар аннан алдагы елга караганда яхшырды. 96 укучы 80 баллдан югарырак нәтиҗәгә иреште. 22 укучыбыз “Укудагы аеруча уңышлары өчен” медаленә лаек булды. Олимпиада хәрәкәтендә катнашучы һәм республика, ил, халыкара олимпиадаларда җиңү яулаучы укучыларыбыз саны елдан-ел арта. 


Безнең педагоглар Бөтенроссия конкурсының зона, төбәк, республика этапларында җиңү яулап, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
 Хөрмәтле мәгариф хезмәткәрләре һәм ветераннары! Яңа ел һәрберегезгә бары бәхет-шатлыклар алып килсен! Ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш,   гаиләләрегездә иминлек, муллык  телим. Алга таба яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә тагын да биегрәк үрләргә ирешергә язсын! 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ