Логотип Магариф уку
Цитата:

Милли китапханәдә Almet Music Lab презентациясе була

Тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 6 ноябрь 18:00 сәгать...


Тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




6 ноябрь 18:00 сәгатьтә Татарстанның Милли китапханәсендә Jadid Fest фестивале кысаларында Almet Music Lab музыкаль лабораториясенең альбом презентациясе узачак.
«Презентациягә килүче тамашачылар беренчеләрдән булып уникаль материал — Идел буе борынгы музыка сәнгате һәм аның заманча интерпретациясе синтезын ишетә алачак. Концертның махсус кунагы — танылган җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова», – дип хәбәр итә Yummy music лейблы матбугат хезмәте.
Быел март аенда Әлмәттә беренче төрки музыкаль лаборатория узды. Энтузиастларга яңа әсәрләр тудыру өчен төрки музыкаль уен кораллары күргәзмәсенең коллекциясен куллану мөмкинчелеге бирелде (кыллы, тынлы агачлы, перкуссияле уен кораллары). Иҗат ителгән материалларны «караламадан» «акламага» күчерү өчен мобиль тавыш яздыру студиясе корылды, диелә хәбәрдә.
Казан музыкантлары, күргәзмә эшчеләре һәм Әлмәт музыка колледжы студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге көн шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган бәет, мөнәҗәт, озын көй, такмаклар туган. Яздырылган альбомны 4 ноябрьдә барлык музыкаль мәйданчыкларда ишетеп булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ