Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мин булдырам» проекты җиңүчесенә 100 мең сум акча вәгъдә итәләр

Заманында популяр булган «Дүрт татар» КВН командасында уйнаган Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект тәкъдим итә. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар те...

Заманында популяр булган «Дүрт татар» КВН командасында уйнаган Рөстәм Хәбибуллин татар телендә «Мин булдырам» дигән яңа проект тәкъдим итә. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «FLINT prod» компаниясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Тамашада үзләренең беркемгә дә хас булмаган  сәләтләрен күрсәтергә теләгән һәр балигъ булмаган кеше катнаша ала. Төп шарт - барлык чыгышлар да татар телендә башкарылырга тиеш. Шоуны алып бару татар эстрадасының популяр артисты Булат Бәйрәмовка тапшырылган.
Катнашучылар өчен  «бию», «Вокал», «Оригиналь жанр»  һәм «Фокус» номинацияләре каралган. Заявка кампаниясе 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен  Min_buldiram@mail.ru (Тема хат өстәргә «Шоуга телим!» ) электрон адресы буенча гариза җимбәрергә, исем фамилияне күрсәтергә һәм элемтә өчен номерны каллдырырга кирәк булачак. Иң талантлы башкаручы исеменә лаек булган проектның төп җиңүчесенә 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак.
Сәләтле яшьләрне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова кебек мәртәбәле жюри  әгъзалары бәяләчәк.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ