Логотип Магариф уку
Цитата:

Миңнеханов: Ел саен 3 млн квадрат торак тапшырабыз - газлаштыруга ихтыяҗ һәрвакыт бар

Ел саен Татарстанда 3 млн кв. метр торак файдалануга тапшырыла, аның шактый өлеше - шәхси торак, шуңа күрә төбәктә газлаштыру ихтыяҗы зур. Бу хакта Яшел Үзән районының Әйшә авылында газүткәргечне эшлә...

Ел саен Татарстанда 3 млн кв. метр торак файдалануга тапшырыла, аның шактый өлеше - шәхси торак, шуңа күрә төбәктә газлаштыру ихтыяҗы зур. Бу хакта Яшел Үзән районының Әйшә авылында газүткәргечне эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
Аның сүзләренчә, «бүген гамәлгә ашырыла торган газлаштыру программасы – ул Россия Президенты Владимир Путин программасы». Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республика газлаштыру программасын 2000 еллар башында гамәлгә куйды. Әмма ел саен без 3 млн кв. метр торак файдалануга тапшырабыз, шуларның шактый өлеше - шәхси торак. Һәм бүген газлаштыру ихтыяҗы зур. Бездә якынча 18 мең гариза бар, һәм бу күләм ел саен үсәчәк», - диде республика җитәкчесе.
18 мең гаризаның 16 меңе инде хәл ителгән, 8 меңе гамәлгә ашырылган, дип ачыклык кертте ул.
Әйшә авылында йортлар бушлай газ тоташтыру мөмкинлекләре белән тәэмин ителгән - 3 чакрымнан артык газ билгеләү челтәре салынган. Рөстәм Миңнеханов газчыларга зур эшләрен уңышлы башкарган өчен рәхмәт белдерде.
tatar-inform.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ