Михаил Мишустин сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр күләме арттыру хакындагы карарны имзалады
Россиядә кече шәһәрләрдә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен түләүләр күләме артты.
Россиядә халык саны 100 меңнән азрак булган торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә, шулай ук көллият һәм техникумнардагы төркем кураторларына айлык түләүләр күләме арттырылды. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы карарны имзалады.
1 марттан мондый белгечләргә түләүләр күләме 5 мең урынына 10 мең сум тәшкил итә.
Комментарийлар