Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөфти белән һәркем очраша ала

Милләттәшләребез арасында дини йолалар, шәригать мәсьәләләре буенча сораулар даими туып тора.

Моңа бары тик гыйлемле, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан бирелгән шаһәдәтнамәсе булган, дини эшчәнлек алып бару хокукына ия дин әһелләре генә җавап бирә ала, йә бу гамәлләрне башкара. Шуңа да шәригать  кануннарын, йолаларны яхшы беләм дип әйткән очраклы кешеләр белән эш йөртергә киңәш ителми.

 

Дин кардәшләребез сорауларына имамнар гына җавап бирә алмаган очракта, алар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә шалтырата алалар. Аерым тәкъдимнәр, җитди сораулар белән Диния нәзарәтенең социаль челтәрендәге рәсми аккаунтларындагы пост астында комментарийлар калдырырга да мөмкин. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән аерым очрашырга теләүчеләр һәр атнаның билгеләнгән бер көнендә алдан язылып килә ала.  Диния нәзарәте үз адресына килгән бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмый, дип хәбәр итте  дини оешманың матбугат хезмәте.

 

 Альберт САБИР

Фото ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ