Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең 165 еллыгы уңаеннан «Фәхреддинов укулары»

Әлеге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция быел 10 нчы тапкыр үтәчәк. Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе тарафыннан оештырыла торган Фәхреддинов укуларының чираттагысы «Җәмгыятьне агартуда һәм тәрбияләүдә дин әһелләре роле» дигән темага узачак.

Юбилей конференциясе мәшһүр татар дин галиме Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышлана.

РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин катнашында узачак чараларга Россиянең төрле төбәкләреннән Риза хәзрәтнең мирасын өйрәнүче галимнәр, яшь имамнар һәм теологлар киләчәк.

X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциянең эчтәлеге берничә сессия һәм түгәрәк өстәл сөйләшүеннән торачак:

– Ризаэддин Фәхреддин: тормышы, карашы һәм мирасы;

– Тәрбия, мәгариф һәм мәгариф эшендә мөселман дини институтлары;

– Яшь имамнар, теологлар һәм көнчыгыш белгече сессиясе.

Түгәрәк өстәл мәктәпкәчә яшьтә һәм мәктәптә рухи тәрбия сорауларына багышланачак.

Чарада РФ мөселманнары диния идарәсе матбугат чаралары –

30 ел дәвамында нәшер ителүче «Минбар Ислама» газетасы белән 20 ел дәвамында 4 телдә чыгарылучы «Минарет Ислама» журналын тәкъдим итү дә булачак.

X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Фәхреддинов укулары» быел 3  декабрьдә Мәскәүдә, Җәмигъ мәчетнең конференц-залында узачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ