Логотип Магариф уку
Цитата:

Насыйри укулары

Бүген Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә, «Насыйри укулары – Насыровские чтения» Халыкара фәнни-гамәли конференция кысасында, «Милләтнең йөзе – мәгърифәттә, иҗатта, фәндә» дип аталган симпозиум булып узды. Бу чара күренекле татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы алдыннан оештырылды.

80 нче мәктәпнең укытучылар коллективы аныТатарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан Федераль университеты, Каюм Насыйри музее белән берлектә гамәлгә  ашырды. 

Чарада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы  бүлек  башлыгы Энҗе Гыйзәтуллина, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты  директоры  вазифасын башкаручы,  тарих фәннәре докторы, профессор  Раил Фәхретдинов, техник фәннәр докторы, академик  Илдар Утәмышев, «Европа-Азия»  Халыкара гуманитар академиясе президенты, тарих фәннәре докторы Энгель Таһиров,  «Туган якны өйрәнүче татар җәмгыяте» рәисе, профессор Альберт Борһанов, БТКның Милли шура әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, педогогика фәннәре кандидаты, Каюм Насыйри исемендәгепремия лауреаты, 80 нче  мәктәп директоры Роберт Мансуров, Казахстаннан  килгән галим һәм башкалар чыгыш ясады. 

Конференциядә  татар мәгърифәтчесе, олуг галим Каюм Насыйри һәм татар халкының башка танылган шәхесләре эшчәнлеге хакында да кызыклы фикерләр яңгырады. 

Шуны да әйтик: Татарстан Республикасы  РәисеРөстәм Миңнеханов 2025 елда татар халкының  күренекле галиме Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үтү турында Указны имзалаган иде. 

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ