Логотип Магариф уку
Цитата:

“Нурлы Рамазан” бәйгесендә Татмедиа катнашырмы?

Рамазан аенда Татарстан Диния нәзарәте иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һ.б. оешмаларны “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашырга һәм республикада изге ай мохитен тудырырга чакыра.

Конкурс шартлары буенча моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында – кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек теләсә кайсы биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителә. Башка җиңүчеләрне дә мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә. Бүген Татарстан Диния нәзарәтендә журналистларга  2026 елда Рамазан аен уздыру тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук Татмедиа бинасы да әлеге бәйгедә кайчан катнашыр икән дигән фикер яңгырады. Чыннанда  Казансу буенда урнашкан бөек, үзенчәлекле бинаны Рамазан темасына көязләндереп алу нур өстенә нур булыр иде....

Бәйге 20 гыйнвардан башлап үткәрелә һәм бизәлешнең Ураза бәйрәменә (20 март) кадәр саклануын күздә тота.  Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны һәм фотосурәтләрне электрон форматта 18 февральгә кадәр https://muslimmol.ru/nurlyramazan сылтамасы буенча җибәрергә кирәк булачак. Анда оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе һәм атасының исемен, оешманың атамасын, төгәл адресын, элемтәгә керү өчен контактларны күрсәтү зарур. Өстәмә мәгълүматны +7 (843) 237-86-18  аша белешергә мөмкин. Финалга чыгучылар 13 мартка кадәр билгеләнәчәк, ә бәйгегә нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү көне өстәмә хәбәр ителәчәк, ди Татарстан Диния нәзарәтенең социальүсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ