⠀
«Пушкин картасы» кемгә исәпләнгән һәм аны ничек алырга мөмкин? Мәдәният министрлыгының яңа инструменты яшьләрнең мәдәниятсез һәм белемсез булуы белән ничек көрәшәчәк? Ә иң мөһиме, бу картадан акчаны нәрсәгә тотарга мөмкин булачак?
⠀
Барысы турында да тәртип буенча:
⠀
- Картаны 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге Россия гражданнары ала алачак.
⠀
- Картаны «Дәүләт хезмәте. Мәдәният» кушымтасында теркәлеп алырга мөмкин булачак.
⠀
- Карта ике вариантта — электрон һәм физик вариантта кулланылачак. Физик картаны якындагы "Почта Банк" бүлегендә алырга мөмкин булачак.
⠀
- Акчаны музейларга, театрларга, филармониягә, концертларга һәм китапханәләргә төрле культпоходларга тотарга мөмкин.
⠀
- Карталар дәүләт мәдәният учреждениеләрендә генә түгел, шәхси учреждениеләрдә дә гамәлдә булачак.
⠀
- «Пушкин картасы» буенча мөмкин булган чараларның тулы афишасы белән «Дәүләт хезмәтләре. Мәдәният» кушымтасында һәм «Мәдәният.рф» порталында танышырга мөмкин.
⠀
- Акчаларны күрсәтелгән сайтларда һәркем файдалана алырлык чараларга гына тотарга мөмкин. Шулай итеп, «Пушкин картасы» буенча китаплар һәм фильмнар сатып алып булмый, кайбер башкаручыларның концертларына да эләгү мөмкин түгел — моңа яшь һәм әхлакый ценз комачауларга мөмкин.
⠀
- Проект яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыруга һәм алга җибәрүгә исәпләнгән.
⠀
- Быел проектка 800дән артык төрле оешма җәлеп ителәчәк.
⠀
- Киләсе елда дәүләт программасына тагын да күбрәк мәдәният учреждениеләрен өстәргә планлаштырыла, алар арасында — китапханәләр һәм башка коммерцияле булмаган мәдәни оешмалар.
Комментарийлар