Логотип Магариф уку
Цитата:

Рамазан алдыннан Казан мәчетләрендә Коръән уку курслары башлана

Рамазан ае җитәргә төгәл 2 ай кала – рәҗәб һәм шәгъбан айлары дәвамында Казан мәчетләрендә халыкны Коръән укырга өйрәтәчәкләр...

 Дәресләр Татарстан мөфтияте һәм КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге тарафыннан әзерләнгән махсус программа нигезендә оештырыла.

Курслар Рәҗәб аеның 1нче көнендә – 12 гыйнварда Казанның 9 мәчетендә башлап җибәрү ниятләнә (укучылар саныннан чыгып, мәчетләр исемлеге өстәлергә, тулыланырга мөмкин). Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Болар — Казанның «Рәшидә» (Чәчәкле ур., 24), «Гаилә» (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2), «Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң» (Имәнлек ур, 2в), «Әниләр» (Газ ур., 18), «Казан нуры» (Фатих Әмирхан ур., 3 к2), «Иман нуры» (Дорожная ур., 32), «Нурислам» (Муса Бигиев ур., 36), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин ис. (Яңа Осиново тыкрыгы, 16а), «Әмәт» (Дача ур., 3а) мәчетләре.

Чыганак: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ