Рәүф Ибраһимов: «Берәр сумнан җыелсак, 167 мең кеше җитә»
Әлмәт районында уздырылган Аксакаллар шураларының берләштерелгән утырышында язучы Вахит Имамовка өч дистә ел чамасы элек нәшер ителгән «Запрятанная история татар» («Татарның яшерелгән тарихы») к...
Әлмәт районында уздырылган Аксакаллар шураларының берләштерелгән утырышында язучы Вахит Имамовка өч дистә ел чамасы элек нәшер ителгән «Запрятанная история татар» («Татарның яшерелгән тарихы») китабы тирәсендә барган ыгы-зыгы, суд эшләре мәсьәләсе калкып чыкты. Язучыга, әлеге китапта бәхәсле урыннар бар, дип дәгъва белдергәннәр иде. Суд эшләре бер башланып, бер туктап, берничә ел дәвам иткән, шактый вакыт кичектерелеп торган иде.

– Татарстан Югары суды әлеге хезмәте өчен Вахит Имамовны 167 мең сум штрафка тарткан. Әйдәгез, бу чыгымны бергәләп күтәрик. 167 мең кеше берәр сум бирсә дә җитә, – дип тәкъдим итте ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов утырыштан таралышканда.
Дөрес, берәр сумны ничек җыярга дигән мәсьәлә ачык калды. Почта аша күчерергәме, Интернет ашамы? Әллә мәчеттә сәдака җыйган шикелле әрҗә күтәреп йөрергәме? Әлегә аксакаллар уртак фикергә килә алмады.
P.S. Вахит Имамов белән элемтәгә кердек. Ул үзе дә 167 мең сум штрафка тартылуын раслады.

Рәшит МИНҺАҖ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Аксакаллар берләшергә булды
Әлмәт районындагы яңа корылып килүче Бәрәкәт авылында Татарстан аксакаллары оешмаларының берләштерелгән утырышы булды.Мәгълүм булганча, республикабызда өч Аксакаллар шурасы эшләп килә. Болар – Татар и...

Әлмәт районындагы яңа корылып килүче Бәрәкәт авылында Татарстан аксакаллары оешмаларының берләштерелгән утырышы булды.

Мәгълүм булганча, республикабызда өч Аксакаллар шурасы эшләп килә. Болар – Татар иҗтимагый үзәге (рәисе – Рәүф Ибраһимов), ТР Диния нәзарәте (рәисе – Айрат Әюпов), Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты (Рәүф Хәсәнов) каршында оешкан берлекләр. Табигый, мондый хәлне байтак кына зыялыларыбызны аптыраш дип бәяли иде.

– Әлеге хәл безне һич бизәми. Өч шура булгач, бүленү китә. Шуның өчен уртак фикергә килергә. Мөгаен, мөстәкыйльлекләрен бетермәсәк тә, координацияләүче үзәк оештырырга кирәктер, әйтик, өч рәистәш булдырырга мөмкин. Берәр ел чиратлашып җитәкчелек итсеннәр дә, өч елдан, каршылар булмаса, берләшергә дә була. Татар аксакаллары шурасы дип аталса җитә, – дип тәкъдим итте, мәсәлән, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин. Күрәсең, мәсьәлә алдан сөйләшелгән булган. Рәүф Ибраһимов белән Рәүф Хәсәнов шундук ризалык бирде. Айрат Әюпов исә, әүвәл җитәкчелек белән килештерәсе бар, дип ашыкмаска чакырды (биредә шуны әйтергә кирәктер: Айрат әфәнде нәзарәт штатында тора, ике Рәүф бу вазифаны җәмәгать эшчәнлеге рәвешендә, бушлай башкара). Аерым алганда, Рәүф Хәсәнов Татар конгрессы берләшү өчен кулайрак булыр, Бөтендөнья татар оешмасы бит, кемнең җитәкчелек итүе ул кадәр мөһим түгел, иң мөһиме эш эшләнсен, - дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар