Логотип Магариф уку
Цитата:

Республика балалар клиник хастаханәсе янында балалар табиблары истәлегенә аллея ачылды

Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә балалар табибларына багышланган аллея ачылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.Аллеяны Татарстанда балалар медицинасын үстерүгә гаят...

Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә балалар табибларына багышланган аллея ачылды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Аллеяны Татарстанда балалар медицинасын үстерүгә гаять зур өлеш керткән танылган балалар табибларының алты бюсты бизәп тора.
«Әлеге һәйкәлләр табибларны онытмасыннар, аларга хөрмәт күрсәтсеннәр өчен куелды. Билгеле булганча, үткәннән башка киләчәк юк. Дан аллеясы ак халатлы кешеләргә ихлас рәхмәт билгесе булсын», – сөйләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
«Татар-информ» агентлыгы әле август башында ук Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә гомерләрен нәни пациентларның тормышын саклап калуга багышлаган табибларның бюстлары урын алган аллея барлыкка килүе хакында хәбәр иткән иде. Бүген аның рәсми ачылышы булды.

Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ