Логотип Магариф уку
Цитата:

Рособрнадзор башлыгы: Бердәм дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга рөхсәт ителмәячәк

Россиядә мәктәп укучыларына математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга рөхсәт итү хакында сүз бармый...

Россиядә мәктәп укучыларына математика буенча Бердәм дәүләт имтиханында калькулятор кулланырга рөхсәт итү хакында сүз бармый. Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Математика буенча Бердәм дәүләт имтиханы турында гомумән сүз бармады. Тулаем алганда, бер әйбер хакында әйтәсем килә – берни дә гаҗәпләндерергә тиеш түгел. Бездә һәр предмет буенча расланган һәм рөхсәт ителгән күпсанлы белешмә материаллар бар. Өстәвенә алар математика буенча имтиханнарда гына түгел, барлык предметлар буенча да. Без барыбыз да шуны аңларга тиеш: карарны Рособрнадзор хезмәткәрләре дә, Анзор Музаев та түгел, ә шушы өлкәдәге белгечләр кабул итә. Алар еллар буе, студент эскәмиясеннән диярлек әлеге проблема белән шөгыльләнә», – диде Музаев.

Ул белгечләрнең илдә тупланган тәҗрибәне өйрәнүен, ил эчендә конкрет предметның, дөньяда теге яки бу фән өлкәсенең үсеш динамикасын өйрәнүен билгеләп үтте. Әмма барлык карарлар да математика белеменең сыйфатын начарайту түгел, ә яхшырту максатыннан кабул ителә, диде Рособрнадзор башлыгы.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ