Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия эше» порталында көллиятләрдә һәм югары уку йортларында максатчан уку турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре басылды

Россиядә югары уку йортларына һәм көллиятләргә кабул итү кампаниясе дәвам итә.

2024 елда максатчан укуга беренче тапкыр кабул итү мәшгульлек өлкәсендә "Россия эше" бердәм цифрлы платформаны кулланып оештырылган.

Соңгы мәгълүматлар буенча, эш бирүчеләр 76 меңнән артык тәкъдим урнаштырган, алар буенча максатчан укытуга 163 мең килешү төзелергә мөмкин, шул исәптән югары белем бирү программалары буенча –114 мең тәкъдим, СПО программалары буенча – 49 меңнән артык. Абитуриентлар биргән гаризалар саны 47 меңнән артып киткән.

«Россия эше» порталын куллану практикасы югары уку йортларында һәм көллиятләрдә максатчан белем бирүне оештыруның яңа тәртибе ярдәмендә мөмкин булды. Кадрлар әзерләү чаралары, шул исәптән максатчан укыту кысаларында, «Кадрлар» һәм «Яшьләр һәм балалар» яңа илкүләм проектларга керәчәк.

 

РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ