Россия вузларында өч фән төп курслар исемлегенә керәчәк
Яңа югары белем моделенең социаль-гуманитар үзәгенә өч фән кертеләчәк. Алар барлык юнәлешләрдә укучы студентлар өчен мәҗбүри булачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Константин Могилевский хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Мәҗбүри фәннәр исемлегенә «Россия тарихы», «Фәлсәфә» һәм «Россия дәүләтчелеге нигезләре» кертелгән.
Ведомство вәкиле билгеләп үткәнчә, министрлык фәлсәфә курсының эчтәлегенә бердәм таләпләр кертүне планлаштыра.
«Без "Фәлсәфә" фәненең эчтәлегенә бердәм таләпләр булдыру юнәлешендә эшләячәкбез. Шулай итеп, хәзерге этапта без өч фәннән торган үзәкне күрәбез: "Россия тарихы", "Фәлсәфә" һәм "Россия дәүләтчелеге нигезләре"», — дип аңлатты Константин Могилевский.
Уку программалары бер-берсен кабатламаслык итеп төзеләчәк. Шул ук вакытта әлеге фәннәр уртак фәнни һәм дөньяга караш нигезенә таянуны истә тотып, алар арасында бәйләнеш тә каралачак.
Мәгариф системасын үстерү «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры килә.





Комментарийлар