Логотип Магариф уку
Цитата:

«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына эшләр кабул итү башлана

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс Россия Федерациясе халыкларының милли бәйрәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче аеруча әһәмиятле һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау максатыннан үткәрелә, ди хәбәр итә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- «Иң яхшы фото»;

- «Фотоэшләр сериясе»;

- «Портрет».

Гомуми приз фонды 351 000 сум тәшкил итә.

Гаризалар 2024 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Анкета, фотосурәтләр түбәндәге электрон адрес аша җибәрелә: foto-konkurs2024@mail.ru яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсына” тамгасы белән җибәрелә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ