Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә яшелчәләрнең бәясе төшә

Россиядә кәбестә, кыяр, помидор, суган һәм кишер бәясе кимүен дәвам итә. Бәрәңге һәм алма янә кыйммәтләнә, әмма бәяләр үсеше темпы акрыная. Бу хакта РИА Новости яза.4 июньнән 10 июньгә кадәр кәбестә у...


Россиядә кәбестә, кыяр, помидор, суган һәм кишер бәясе кимүен дәвам итә. Бәрәңге һәм алма янә кыйммәтләнә, әмма бәяләр үсеше темпы акрыная. Бу хакта РИА Новости яза.




4 июньнән 10 июньгә кадәр кәбестә уртача 6,39 процентка арзанайган (узган атнада аның бәясе 3,19 процентка кимегән, ел башыннан   26,28 процентка арткан).
Бәрәңге 0,3 процентка кыйммәтләнде (бер атна элек - 1,61 процентка, ел башыннан алып 10 июньгә кадәр – 41,68 процентка), ә суганга бәя 1,16 процентка кимеде (моңа кадәр - 0,41 процентка, ел башыннан  82,76 процентка артты).
Кыяр 8,34 процентка арзанайган (бер атна элек  бәясе 12,89 процентка кимегән, ә ел башыннан - 38,26 процентка), помидор 4–10 июньдә 8,87 процентка арзанайган .

«Татар-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Илсур Һадиуллин «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде

Бүген Казан шәһәренең Киров районындагы 101 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсынд...

Илсур Һадиуллин «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләде
Бүген Казан шәһәренең Киров районындагы 101 нче балалар бакчасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсында җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасы узды.
«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» конкурсы унынчы ел рәттән үткәрелә. Ун ел дәверендә 228 бакча грант иясе булды. Җиңүчеләргә грант балалар бакчаларында заманча шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Грант оту балаларга тел мохитендә үзләрен үстерергә, чит телләрне, туган телен өйрәнүгә, үз халкыңның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен белүгә зур мөмкинлекләр ачачак»,– дип билгеләп үтте министр.

Илсур Һадиуллин конкурсның әһәмияте турында да сөйләп узды. «Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, музыкаль җитәкчеләр, логопедлар, дефектологлар үзенең эшчәнлекләрен нәтиҗәле итеп күрсәтә беләләр. Балаларны яратмыйча, ата-аналарны хөрмәт итмичә, үз эшенең тәмен белеп башкармыйча, тормышыңның мәгънәсен шушы балалар бакчаларында эшләгән дәвердә аңламыйча,  шундый нәтиҗәләргә ирешеп булмый»,– диде ул, җиңүчеләрне котлап.
Быел грант алу өчен 48 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы гариза биргән булган. Шулар арасыннан ун балалар бакчасы җиңүче дип табылган. Барлык җиңүчеләр 500 мең сум күләмдә грант алачак.
Җиңүчеләр исемлегенә кергән балалар бакчалары белән таныштырып үтәбез:
 


1. Яр Чаллы шәһәренең катнаш төрдәге 82 нче «Көнбагыш» балалар бакчасы;
2. Казан шәһәре Киров районының катнаш төрдәге 101 нче  балалар бакчасы;
3. Бөгелмә шәһәренең катнаш төрдәге 36 нчы  «Елмаю» балалар бакчасы;
4. Ютазы «Кояшкай» балалар бакчасы;
5. Кукмара шәһәренең 5 нче «Йолдызлык» балалар бакчасы;
6. Казан шәһәре Совет районының тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 112  нче  балалар бакчасы;
7. Казан шәһәре Идел буе районының тәрбия һәм укыту татар телендә алып барыла торган 130 нчы  балалар бакчасы;
8. Чүпрәле муниципаль районы 1 нче  "Солнышко " балалар бакчасы;
9. Балтач муниципаль районы Салавыч балалар бакчасы;
10. Питрәч 2 нче  "Айгөл" балалар бакчасы.

 
Таңсылу Габидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ