Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү планын әзерләргә кушты

Татарстанда Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү буенча координация комитеты булдырылачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.Координация комитеты составына ТР ви...

Татарстанда Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү буенча координация комитеты булдырылачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы указны имзалады.
Координация комитеты составына ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Габдуллаҗанов һ.б. керәчәк. Республика Президенты ТР Министрлар Кабинетына өч ай эчендә Россиядә Фән һәм технологияләр унъеллыгына багышланган чаралар планын әзерләргә һәм расларга кушты.
Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин апрель аенда Россиядә 2021-2031 елларда Фән һәм технологияләр унъеллыгын игълан итү турындагы указны имзалаган иде. Документта әйтелгәнчә, алда торган ун елда төп бурычлар арасында тикшеренүләр өлкәсенә талантлы яшьләрне тарту, ил һәм җәмгыять алдында торган мөһим бурычларны үтәүдә тикшеренүчеләрне җәлеп итү һ.б. бар.
tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ