Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә Прези...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге каникулларда балаларның ялын оештырырга кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.




«Бер атнадан соң мәктәп каникуллары башлана. Бу вакытта без укучыларыбыз өчен ял оештырырга тиеш. Бу мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларына кагыла. Шулай ук балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Спорт министрлыгы, Мәдәният министрлыгы җитәкчеләренә, Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә, тиешле эшне оештырырга кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ