Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеменең экспресс-тестлар әзерләү линиясен карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеменең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аңа медицина экспресс-тестлары әзерләү буенча роботлаштырылган линияне күрсәттеләр. Бу хакта ре...
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеменең җитештерү мәйданчыкларында булды. Аңа медицина экспресс-тестлары әзерләү буенча роботлаштырылган линияне күрсәттеләр. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Экспресс-тестлар SARS-CoV-2 коронавирусы, грипп вирусы һ.б. авыруларны барлыкка китерүчеләрне ачыклый. Тестлар өй шартларында һәм медицина учреждениеләрендә файдалану өчен билгеләнгән.
«Эйдос» компанияләр төркеме генераль директоры Ленар Вәлиев ачыклык керткәнчә, кайбер тестлар теркәлү узган инде, кайберләре клиник сынаулар процессында. Компаниядә җитештерелгән тестлар шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә сынау проектларында да кулланыла (Life Pad анализаторлары).
Экспресс-тестлар әзерләү линиясе белән танышу 2012 елда нигез салынган компанияләр төркеменең перспективалы үсеш юнәлешләре хакында фикер алышу белән тәмамланды. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше – югары технологияле медицина симуляцион җиһазлары җитештерү.
Әңгәмәдә ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Комментарийлар