Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Цивилева Казанда «Ватанны саклаучылар» фондының яңа офисында булдылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе, Россия оборона министры урынбасары – статс-секретарь Анна Цивилева фондның Татарстан филиалының Бутлеров урамы, 30 нчы йортта урнашкан яңа офисында булдылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе, Россия оборона министры урынбасары – статс-секретарь Анна Цивилева фондның Татарстан филиалының Бутлеров урамы, 30 нчы йортта урнашкан яңа офисында булдылар. Кунакларны филиал җитәкчесе Гүзәл Удачина озатып йөрде.
1889 елда Александрин балалар приюты буларак төзелгән бу тарихи бина совет чорында Галимнәр йорты буларак мәгълүм. Татарстан Рәисе карары белән бина фондка тапшырыла һәм ярты ел эчендә реставраторлар катнашында капиталь төзекләндерелә.
Беренче катта ресепшн зонасы, 20 социаль координатор өчен ике бүлмә (республика буенча аларның гомуми саны – 119), психологик ярдәм кабинеты, шулай ук прокурор, хезмәт министры һәм кеше хокуклары буенча вәкилнең шәхси кабул итү бүлмәсе урнашкан. Районнарда яшәүчеләр өчен видеоконференцэлемтә оештырылган. Протезлау һәм адаптация мәсьәләләре буенча ярдәм итү өчен аерым блок каралган. Икенче катта 100 урынлык актлар залы, тренинглар һәм батырлык дәресләре үткәрү өчен уку зонасы, руханилар белән очрашулар өчен «Тыныч кунакханә» һәм аш-су бүлмәсе урнашкан.
«Сез яңа бинага күчтегез. Хезмәткәрләр өчен дә, килүчеләр өчен дә шартлар бик әйбәт. Бүген фонд безнең батырларны һәм аларның якыннарын хуплау буенча зур эш алып бара. Махсус хәрби операция ветераннарын кайгырту – безнең бурыч», – дип билгеләде республика Рәисе.
Анна Цивилева фондны хуплаганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. «Бу – бик матур бина. Хезмәткәрләр өчен монда иң яхшы шартлар тудырылган. Бүген без шулай ук махсус операция ветераннарына автомобильләр тапшырабыз. Бу машиналар сезнең гаиләләргә зур ярдәм булыр дип ышанабыз», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов һәм Анна Цивилева махсус хәрби операция ветераннарына дүрт «Москвич-3» адаптацияләнгән автомобилен тапшырдылар.
Чыганак: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы





Комментарийлар