Логотип Магариф уку
Цитата:

Рөстәм Миңнеханов коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте...

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Республика җитәкчесе телеграм-каналында шул хакта язган.

«Көндәлек эшләрен һич арттырусыз героик хезмәт дип атап булган кешеләргә без бик тә рәхмәтле һәм алар белән горурланабыз. Иң ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз, сезгә фаҗигаләрсез тормыш, эшегезнең азрак булуын, уңышлар һәм сәламәтлек телим», – диде ул.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин да коткаручыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлаган иде. Ул бәлагә юлыккан кешеләргә ярдәмгә килүче хәрбиләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм белгечләре белән бөтен ил горурлануын билгеләп үтте.

 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ