Рус теленнән йомгаклау әңгәмәсе уздыруның өстәмә көне
Иртәгә, 11 мартта, тугызынчы сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә уздыруның өстәмә көне. Йомгаклау әңгәмәсен уңышлы тапшыру – дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү шартларының берсе.
Өстәмә көн «незачет» алганнар, әңгәмәдән читләштерелгәннәр, җитди сәбәпләр аркасында бирегә килә алмаганнар яки аны тәмамлый алмаганнар өчен билгеләнгән. Татарстан Республикасында сынауда катнашуга 590 укучы теркәлгән.
Сынау барышында укучы текстны сәнгатьле итеп укырга, өстәмә мәгълүмат кулланып сөйләргә, сайланган темаларның берсе буенча монолог төзергә, сыйныфташы белән әңгәмә корырга тиеш. Темалар һәм текстлар ил үсешенә өлеш керткән атаклы россиялеләргә багышланган. Әңгәмә 15–16 минут дәвам итә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен 30 минутка кадәр озайтыла.
Әңгәмәнең төп датасында, 11 февральдә, Татарстан Республикасының 48 198 укучысы катнашкан, аларның 99,6 % ы «зачет» алган.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты





Комментарийлар