Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәехзадә Бабич турында фикер алышачаклар

2025 елның 18 февралендә Казан шәһәрендә танылган шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабичның (1895–1919) тууына 130 ел тулуга багышланган «Шәехзадә Бабич – шагыйрь, мәгърифәтче, фәлсәфәче» темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырыла, дип хәбәр итә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты матбугат хезмәте.

Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла:

– Ш. Бабичның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге;

– ХХ йөз башы тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни контекстында Ш. Бабич иҗаты;

– төрки әдәбиятлар бәйләнешендә Ш. Бабич мирасы;

– татар шигъриятендә Ш. Бабич традицияләре;

– Ш. Бабич образы истәлекләрдә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә;

– Ш. Бабич иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашуы көтелә.

Эш регламенты:

9.30 – катнашучыларны теркәү

10.00–13.00 – түгәрәк өстәл утырышы

 

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан,  К. Маркс ур., 12).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ