Логотип Магариф уку
Цитата:

Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде

Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Әлеге смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләренең иң биек ноктасы. Быел «Сәләт» җыены – 30 еллыгын, ә Сәләт форумнары – 15 еллыгын билгеләп үтә.

Форум катнашучыларын «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова сәламләде.

Биләр «Сәләт»не бик көтте. Аеруча шушы җыен катнашучыларын. Бу форумыбызның уртасы, иң кызган вакыты. Бүген Биләр яңа бер сулыш белән сулый, чөнки биредә «Сәләт»нең төп аланнары җыелды. Бу җыен аеруча эчтәлекле булачак. Форум кысаларында “Остаз” проекты һәм “Асыл гаилә җыены” да узачак.  «Сәләт» рухын тудыручы кешеләр – ул сез, сәләтлеләр! Бу форумны оештырырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Алексеевск районына, хөкүмәтебезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Форум вакытында һәрберебезгә яңа дуслар табарга, яңа белемнәр алырга һәм вакытны нәтиҗәле үткәрергә телим, – диде ул.

Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Хәмзина да катнашты.

Бу форумның ачылышында катнашуыма бик шатмын. Инде 15 ел күпъеллык тарихлы Изге Биләр җире сәләтле, максатчан балаларның җыелу урынына әйләнә. Монда килгән һәр бала сәләтле дип аталырга лаеклы, – дип белдерде Елена Хәмзина.

Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган.

Шулай ук форум кысаларында укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак. Әлеге проектта Казан шәһәре, Татарстан Республикасы һәм күрше төбәкләрдән гомуми белем бирү оешмаларының педагоглары, укыту, тәрбия эше һәм милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, педагогик юнәлешләрдәге югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларының өлкән курс студентлары катнашалар. Проектның төп идеясе – мәгариф өлкәсендә педагогларны һәм идарәчеләрне һөнәри һәм шәхси үстерү, республика мәгарифендәге актуаль мәсьәләләрне чишү өчен инновацион юллар эзләү, мәгариф өлкәсендә татар телен үстерү һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын булдыру.

Сменаның бер көнендә форум территориясендә җәйге профильле аланнарда катнашучылардан тыш, Сәләт берләшмәсе активистлары гаиләләре дә җыелачак. Алар иҗади, интеллектуаль һәм спорт мәйданчыкларында Сәләт берләшмәсенең төрле буын катнашучыларының үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән «Асыл гаилә җыены» программасында катнашачаклар.

Мәгълүмат һәм фото: «Сәләт» матбугат үзәге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ