Сәйдәш җыры, Сәйдәш моңы!
(Сыйныф сәгате)Резеда ГАРИПОВА,Минзәләдәге 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат:− күренекле композитор һәм дирижер Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;− ...
Резеда ГАРИПОВА,
Минзәләдәге 1 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
− күренекле композитор һәм дирижер Салих Сәйдәшевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;
− балаларда татар музыкасына карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү;
− С.Сәйдәшев җырларына нигезләнеп, балаларга зәвыклы тәрбиясе бирү;
− кеше тормышында музыканың роле, әһәмияте турында аңлату;
− татар милләтенең сәнгать әһелләре белән кызыксыну теләген уяту;
− укучылар күңелендә үз милләте белән горурлану хисе, милли хис тәрбияләү.
Җиһазлау: С.Сәйдәшевның портреты, С.Сәйдәшев җырлары һәм маршы язылган аудиоязма («Наемщик» драмасыннан Батырҗан ариясе, «Кызыл Армия маршы»), компьютер; С.Сәйдәшев турында әйткән фикерләр белән плакат; китаплар күргәзмәсе: 1) Салих Сәйдәшев турында истәлекләр / Төз. Р.Исхакова-Вамба, С.Сәйдәшева, З.Хәйруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980; 2) Еники Ә. Гөләндәм туташ хатирәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977; 3) Латыйфуллин М. Сәйдәшнең балачагы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990; 4) Сәлих Сәйдәшев. Әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000–2002 (2 том); 5) Салих Сайдашев / С.И. Раимова, З.Ш. Хайруллина. – Казань: Татар. книж. из-во, 1970.
Сыйныф сәгате барышы
Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Бүгенге сыйныф сәгатебез башкаларыннан бераз аерылып торыр. 2014 ел Татарстанда һәм Россиядә Мәдәният елы буларак узды, шуңа күрә без сезнең белән күренекле, тарихыбызда һәм мәдәниятебездә зур эз калдырган шәхес турында сөйләшербез. Тактада аның портретын күрәсез. Кем икәнен таныдыгызмы? Сез әлеге шәхес турында ниләр беләсез?
Укучы. Бу – Салих Сәйдәшев портреты. Ул – композитор. Казанда аның музее бар. Мин анда апаларым белән барган идем.
Укытучы. Әйе, дөрес. С.Сәйдәшев – Татарстанның халык артисты, танылган композитор, дирижер һәм татар музыкасына нигез салучы. Ул 1900 елның 3 декабрендә Казанда туа. Бала туарга ике атналап кына вакыт калгач, аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев үлеп китә. Кечкенә Салихны әнисе һәм туганнары тәрбияләп үстерәләр. Әле нәни вакытында ук, Салих күңелендә музыкага мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдырып, ул гармунда уйнарга өйрәнү теләге белән яна. Әнисе Салихка гармун алып бирә. Күп тә үтми өйдә рояль тавышы яңгырый башлый. Бу сәләтләрне үстерүдә Салихның беренче җитәкчесе һәм укытучысы тәҗрибәле музыкант Заһидулла Яруллин зур роль уйный.
Укучылар, ә сез С.Сәйдәшевнең нинди әсәрләрен беләсез?
Укучы. «Әдрән диңгез», «Җырларым», «Без кабызган утлар», «Сандугач».
Укытучы. Яхшы, җырларын да беләсез икән. Укучылар, С.Сәйдәшев җырлар гына иҗат итмәгән, Казандагы Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшләгәндә, ул күп кенә спектакльләргә музыка яза һәм аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татарларда музыкаль драма дигән яңа жанр барлыкка килә. Салих Сәйдәшев үзенең вокаль әсәрләре аша татар тамашачыларын беренче тапкыр ария, дуэт кебек әсәрләр белән таныштыра. Мәсәлән, «Кандыр буе»ннан Гөләндәм ариясе, «Наемщик» драмасыннан Гөлйөзем белән Батырҗан дуэтлары һ.б.
Ә хәзер, укучылар, без «Наемщик» музыкаль драмасыннан Батырҗан ариясен тыңларбыз. Җырны тыңлаган вакытта түбәндәге сорауларга җавап табарга тырышыгыз:
1. Җырда нәрсә турында сүз бара?
2. Әсәр нинди характерда язылган?
(Музыка яңгырый, укучылар сорауга җавап бирергә әзерләнәләр.)
Укучы. Бу җырда туган як турында сөйләнә. Әсәр моңсу, салмак характерда язылган. Чөнки Батырҗан туган иленнән читкә китә. Ул үзенең туган илен, аның басуларын, сабантуйларын сагына. Көй төсмерләре Батырҗанның бу кичерешләрен аңларга ярдәм итә.
Укытучы. Әйе, укучылар, дөрес җавап бирдегез. Аның әсәрләрендә халыкның иң күркәм сыйфатлары, иң мөкатдәс уй-теләкләре чагылган, аларда халыкның хисләре, кичерешләре гәүдәләнгән. Салих Сәйдәшев җыр һәм музыкаль драмалар язу белән генә туктамаган. Алардан кала аның инструменталь әсәрләре дә бар. Инструменталь әсәрләре белән ул татар музыкасына увертюра, балет сюитасы, марш кебек яңалыклар алып килә. Алар арасында иң популяр маршларның берсе – «Кызыл Армия маршы» (Совет Армиясе маршы). Ул көйне Салих Сәйдәшев Казандагы беренче укчы полкка багышлап 1929 елда иҗат итә. Әлеге әсәре өчен ул исемле алтын сәгать һәм мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ә хәзер әйдәгез шушы маршны тыңлап үтик.
(Марш яңгырый, барысы да тыңлыйлар.)
Укытучы. Укучылар, сезнең бу көйне кайларда ишеткәнегез бар?
Укучы. Бу көйне минем парадта, бәйрәмнәрдә ишеткәнем бар.
Укытучы. Бу марш – Татарстанның музыкаль бизәге. Кеше кая гына барса да, Туган иле, Сәйдәш моңнары аның күңелендә йөри. Чөнки Сәйдәш көйләре көчле, моңлы, халыкчан. Чыннан да, укучылар, Салих Сәйдәшев – татар халкының иң сөекле, иң данлыклы, иң күркәм, моңга, сагышка бай мираслы композиторы. Аның исемен Г.Тукай исеме белән тәңгәлләштерәбез, чөнки ул – татар профессиональ музыкасына нигез салучы, бөтен дөньяга татар моңын танытучы, халык иҗатына һәм милли мәдәнияткә таянып, татар музыкасын югары сәнгатьле, үлемсез, гүзәл әсәрләр белән баетучы.
Тормыш юлы аны кайларга гына илтмәгән. Татар язучылары белән бергә Салих Сәйдәшев Грузия, Әрмәнстан, Әзербайҗан, Дагыстан, Украина буйлап сәяхәт итә, Әстерхан, Мәскәү калаларында, Ялтада Г.Ибраһимов янында була.
1954 елның 8 маенда Алабуга дәүләт педагогия институты ачылуга багышланган тантанада С.Сәйдәшев бер төркем мәдәният эшлекләре белән бергә дәрәҗәле кунак буларак катнаша. С.Сәйдәшевның Алабуга җирендә булуына багышлап, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова шигырь язган.
Салих Сәйдәшевка багышлап бик күп китаплар язылган. Аларның кайберләре белән минем сезне таныштырасым килә.
(Укытучы китаплар күрсәтә, кыскача аларның эчтәлеген сөйли.)
– Укучылар, без бүген татар профессиональ музыкасына нигез салучы композитор Салих Сәйдәшевның тормышы, иҗат юлы, аның кайбер әсәрләре белән таныштык. Ул нинди жанрларда иҗат иткән?
Укучы. Ул җыр, музыкаль драма, инструменталь көйләр иҗат иткән.
Укытучы. Дөрес, бик яхшы. Салих Сәйдәшев татар музыкасына тагын нинди яңалыклар алып килгән?
Укучы. Ул увертюра, балет сюитасы кебек яңалыклар алып килгән.
Укытучы. Аның инструменталь әсәрләреннән кайсысы иң популяр булган? Ул аның өчен мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Укучы. Аның иң популяр әсәре – Совет Армиясе маршы.
Укытучы. Әйе. Ә хәзер М.Хөсәеннең «Сәйдәш моңнары» дигән шигырен укыйк. Кайсыгыз укырга тели?
(Бер укучы кулын күтәрә һәм укый.)
Укучы:
Уйный Идел дулкынында
Кояш нурлары.
Кояш нурларыннан җылы
Сәйдәш моңнары.
Сагыш белән тибрәнгәндә
Йөрәк кыллары.
Иң әйбәт юаныч безгә
Сәйдәш моңнары.
Дәртле җырдан ләззәт ала
Хезмәт уллары.
Күңелләрдән мәңге китми
Сәйдәш моңнары.
Укытучы. Укучылар, мин сезгә шушы матур шигырь юлларын ятларга тәкъдим итәм һәм күңелләрегездә Сәйдәш моңнарын калдырырсыз дип ышанам. Ә инде шигырьне иң матур итеп сөйләгән укучыга Салих Сәйдәшевның аудиоязмасын бүләк итәрбез. Хәзер тактадан шигырьне күчереп алыгыз.
(Укучылар шигырьне күчерәләр, звонок яңгырый.)
– Сыйныф сәгатебез тәмам. Чыгарга мөмкин.
Магариф.РФ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем, үзең бер дастан!» (Тарихи калейдоскоп)
Гүзәлия МӨХӘМӘТХАНОВА,Саба районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәреЗал бәйрәмчә б...
Гүзәлия МӨХӘМӘТХАНОВА,
Саба районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, РФ халык мәгарифенең мактаулы хезмәткәре
Зал бәйрәмчә бизәлгән. Талгын көй яңгырый. Сәхнәгә 2 алып баручы чыга.
1 нче алып баручы.
Татарстан – туган җирем,
Уртасында – Иделем,
Фонтаннары – кара алтын,
Сары алтын – игенем.
2 нче алып баручы.
Бергәлектә – берәгәйлек,
Аермасын бар дустан.
Бардыр, бердер – туган җирдер,
Ватаным – Татарстан.
1 нче алып баручы.
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып,
Яши бездә төрле милләтләр.
2 нче алып баручы.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем – Татарстан.
1 нче алып баручы. 1 нче сәхифә «Тарих битләрен ачканда» дип атала.
2 нче алып баручы. Кешенең хәзерге Татарстан җирләренә килеп урнашуы борынгы палеолит дәверенә туры килә, ди тарихчылар. Бу төбәктә VI–VIII йөзләрдә Төрки каһанлыгы, Хәзәр каһанлыгы һәм Бөек Болгар дәүләте мәдәниятенә якын төрки телле халыклар санының артуы күзәтелгән. IX–X йөзләрдә Иделнең урта өлешендә болгарлар беренче феодал мәмләкәт –Идел буе Болгар дәүләтен төзегәннәр.
1 нче алып баручы. «Татар энциклопедия сүзлеге» мәгълүматларына караганда, 1240 нчы елларда әлеге җирләр Алтын Урда карамагына кергән. Алтын Урда хакимияте дәверендә төрки телле халыкларның милли-мәдәни берләшүе – татар халкының формалашуына китергән.
2 нче алып баручы. XV йөзнең беренче яртысында бу төбәктә Казан ханлыгы оешкан.
1 нче алып баручы. 1708 елда Казан губернасы төзелгән. Аңа Урта Идел буе һәм Көнбатыш Урал җирләре кергән. 20 мең чамасы кеше яшәгән Казан – Россиядә эре һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләренең берсе булган.
2 нче алып баручы. 1920 елның 27 нче маенда РСФСР составында Татарстан АССРны оештыру турындагы декретка кул куелган.
(Сәхнәгә биючеләр чыга. Тарихи бию башкарыла.)
1 нче алып баручы. 2 нче сәхифә – «Татарстан – сугыш елларында» дип атала.
Яу кырына республикабыздан 700 меңләп кеше чыгып киткән, 350 меңнән артыгы әйләнеп кайтмаган.
200дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, 48 фронтовик – Дан орденнарының тулы кавалерлары, 200 меңнән артыгы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, 22 якташыбыз легендар Александр Матросов батырлыгын кабатлаган, 8 очучы утлы һәм һава тараны ясаган. Безнең республикадан фронтка батыр йөрәкле 10 меңнән артык кыз киткән.
2 нче алып баручы. Татарстан сугыш вакытында хәрби техника җитештерә торган иң эре үзәкләрнең берсенә әверелгән.
Казанның Горбунов исемендәге заводы бомбардировщиклар эшләп чыгарган. Татарстанда җитештерелгән самолетлар 41 нче елның җәендә үк инде хәрби очышлар ясаган. Сугыш чорында эшләнгән алты самолетның берсе «күккә путёвканы» Татарстанда алган.
Республика предприятиеләрендә шулай ук снарядлар һәм шартлаткычлар, патроннар һәм бомбалар, пехотага һәм танкка каршы миналар, хәрби өс-баш һәм аяк киеме, фронт өчен азык-төлек җитештерелгән. Күкерт заводы сугыш вакытында «Катюша»лар өчен миллионнан артык шартлагыч матдә әзерләп җибәргән.
1 нче алып баручы. Республикабыз территориясендә 59 госпиталь ачылган. Анда 334 меңләп яралы солдат һәм офицерга медицина ярдәме күрсәтелгән. Шуларның 207 меңе яңадан сафка баскан.
2 нче алып баручы. Геройлар даны мәңгелек! Беркем дә, бернәрсә дә онытылмас!
Бүген һәркайсыбызның күңеле бер уй, бер теләк белән сугарылган: Туган илебез туфрагын дошман танклары таптамасын, күкләребез гел аяз, ил-көннәребез имин булсын!
(Җыр башкарыла.)
1 нче алып баручы. 3 нче сәхифә – «Татарстан турында». (Презентация күрсәтелә. Анда Татарстан: урнашуы, климаты, табигый байлыклары, халкы һәм дине, мәдәнияте һ.б. турында киң мәгълүмат бирелә.)
2 нче алып баручы. 4 нче сәхифә – «Тарихи мизгелләр».
1990 ел. 30 нчы август. ТРның мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде.
1991 ел. 12 нче июнь. Татарстан халкы беренче Президенты итеп Минтимер Шәймиевне сайлады.
1991 ел. 29 нчы ноябрь. ТРның Дәүләт флагы кабул ителде.
1992 ел. 7 нче февраль. ТРның Дәүләт гербы кабул ителде.
1992 ел. 6 нчы ноябрь. ТР Конституциясе кабул ителде. Конституция татар һәм рус телләрен дәүләт теле дип игълан итте.
1993 ел. 27 нче август. ТР Дәүләт гимны кабул ителде.
1994 ел. 15 нче февраль. ТР һәм РФ арасында дәүләтара мөнәсәбәтләрне билгели торган Килешү төзелде.
(Татарстан Республикасы гимны яңгырый.)
1 нче алып баручы. 5 нче сәхифә «Бердәмлектә – көч» дип атала. Хәзер сүзне республикабызның бүгенгесе һәм киләчәге турында алып барыйк.
Тиздән Идел һәм Чулман елгалары акваторияләрендә 5 заманча ял кластеры барлыкка киләчәк. Зөя, Югары Ослан, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, «Бөек Болгар» 2017 елда тәүге кунакларны кабул итәчәк.
2 нче алып баручы. Милли хәзинәбез булган Сабан туе хәзер кайда гына үткәрелми! Самара өлкәсендә, Чувашстан Республикасында, Чиләбе өлкәсендә, Пермь краенда, Волгоград өлкәсендә, Оренбург өлкәсендә Россия авыл Сабан туйлары гөрләп үтте.
1 нче алып баручы. 2015 елда республикада барлыгы 160 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырылды.
2 нче алып баручы. Россиядә ике махсус икътисади зона урнашкан бер генә төбәк бар. Ул да булса – Татарстан.
1 нче алып баручы. Сәяси тотрыклылык, икътисади үсеш, милләтләр арасындагы дуслык һәм теләктәшлек – республикабызның визит карточкасы!
2 нче алып баручы. 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада республикабыз башкаласы Казанда югары дәрәҗәдә узды.
1 нче алып баручы. Быел, 2015 елда, Казан – Су спорты төрләре буенча халыкара чемпионатын кабул итәчәк,
ә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашачак.
2 нче алып баручы. Быел Татарстан суверенитеты турындагы Декларацияне – республика тарихын тамырдан үзгәрткән документны кабул иткәнгә, ягъни Татарстан дәүләтчелегенә 25 ел тула.
2015 елның 13 нче сентябрендә Татарстан Президенты сайлаулары булачак.
1 нче алып баручы. Татарстанның башка төбәкләрдән төп аермасы – биредә хакимият эшчәнлегенең халык өчен ачык булуында. Бу, беренче чиратта, республика лидеры Рөстәм Миңнехановның хезмәте белән бәйле. Ул – халыкка иң якын җитәкчеләрнең берсе.
2 нче алып баручы.
Тыныч булсын көннәр,
Чәчәк атсын гөлләр,
Балкып янсын кояш нурлары.
Күңелләр саф булсын,
Бәхетләр ак булсын.
1 нче алып баручы.
Кошлар канат каксын,
Чишмә челтерәп аксын.
Күктә янсын якты йолдызлар,
Дуслар артып торсын,
Имин булсын иде дөньялар,
Имин булсын иде дөньялар!
(Кичә «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры (Р.Андреев көе, Р.Рәкыйпов сүзләре) белән тәмамлана.)
Кичә сценарийлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар