Логотип Магариф уку
Цитата:

Сентябрь аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.Белем көне. Казан кооперация техникумы оештырылуга 70 ел (1952).Шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Юнысовага 75 яшь.2 – Россиядә Хәр...

1 – Бөтендөнья тынычлык көне.
Белем көне. 
Казан кооперация техникумы оештырылуга 70 ел (1952).
Шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Юнысовага 75 яшь.
2 – Россиядә Хәрби дан көне – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн (1945).
Рус шагыйрәсе Ольга Фокинага 85 яшь.
3 – Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне.
Рәссам, график Константин Васильевның тууына 80 ел (1942–1976).
4 – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Рус китап нашире Пётр Сойкинның тууына 160 ел (1862–1938).
Физик, физика-математика фәннәре докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ибраһим Сафинның тууына 95 ел (1927–1997).
5 – Халыкара хәйриячелек көне.
Рус шагыйре, язучы, драматург Алексей Толстойның тууына 205 ел (1817–1875).
6 – Киносценарист, кинорежиссёр, шагыйрь Геннадий Шпаликовның тууына 85 ел (1937–1974).
7 – Сугыш уенчыкларын юк итү көне.
Эстрада җырчысы, Россиянең халык артисты Изабелла Юрьеваның тууына 120 ел (1902–2000).
Совет композиторы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Кирилл Молчановның тууына 100 ел (1922–1982).
Сәнгать белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Фирдәвес Ваһаповага 60 яшь.
8 – Журналистларның халыкара бердәмлеге көне.
Халыкара укый-яза белүне җәелдерү көне.
Ленинградны саклауда катнашканнарны, һәлак булганнарны һәм исәннәрне искә алу көне, блокада башланган көн.
Финансистлар көне.
Галим, педагог, филология фәннәре докторы Габделхәй Әхәтовның тууына 95 ел (1927–1986).
9 – Бөтендөнья матурлык көне.
График-дизайнерлар-көне.
Татарстанның атказанган артисты, Д.Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Миләүшә Шәйхетдиновага 50 яшь.
10 – Рус сәяхәтчесе, географ, этнограф, язучы Владимир Арсеньевның тууына 150 ел (1872–1930).
Татар театрына нигез салучыларның берсе, драма артисты, режиссёр, Татарстанның атказанган артисты Шакир Шамильскийның тууына 130 ел (1892–1945).
Театр һәм кино актрисасы, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллинага 55 яшь.
11 – Россиядә бердәм тавыш бирү көне.
Танкистлар көне.
Халыкара фашизм корбаннарын искә алу көне.
Рус язучысы Борис Житковның тууына 140 ел (1882–1938).
Актёр, режиссёр, педагог, Татарстанның халык артисты Касыйм Шамилнең тууына 130 ел (1892–1981).
12 – Химик-органик. фосфорорганик химия фәнни мәктәбенә нигез салучы, академик, Социалистик Хезмәт Герое Александр Арбузовның тууына 145 ел (1877–1968).
Шагыйрь Сафуан Муллагалиевнең тууына 95 ел (1927–2008).
13 – Программистлар көне.
Парикмахерлар көне.
Рәссам Виктор Хрулёвка 70 яшь.
14 – Рус уйлап табучысы, электротехник Павел Яблочковның тууына 175 ел (1847–1894).
15 – Татарстан варислары берлеге оешкан көн (1990).
Татар драматургиясе классигы, театр эшлеклесе, актёр, режиссёр, Татарстанның атказанган артисты Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел (1887–1938).
16 – Халыкара озон катламын саклау көне.
Язучы, публицист, журналист, ислам дине белгече Галиәсгар Гафуров-Чыгътайның тууына 155 ел (1867–1942).
17 – Рус табиб-терапевты, патолог, физиолог, җәмәгатьэшлеклесе Сергей Боткинның тууына 190 ел (1832–1889).
Рус галиме, уйлап табучы, космонавтикага һәм галәм киңлекләрен үзләштерү теориясенә нигез салган Константин Циолковскийның тууына 165 ел (1857–1935).
Театр рәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халык рәссамы Усман Абдулловның тууына 100 ел (1922–2010).
18 – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне.
Язучы-сатирик, артист, конферансье, композитор, режиссёр, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзинга 75 яшь.
Шагыйрә, прозаик, әдәбият галиме, җәмәгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Рифә Рахманга 60 яшь.
19 – Актёр, Татарстанның атказанган артисты Бари Тархановның тууына 130 ел (1892–1933).
Шагыйрь, тәрҗемәче, рәссам, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нури Арслановның тууына 110 ел (1912–1991).
20 – Революцион хәрәкәт эшлеклесе Николай Ершовның тууына 130 ел (1892–1928).
Фронтовик шагыйрь, язучы, сценарист, режиссёр, ике тапкыр Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Григорий Поженянның тууына 100 ел (1922–2005).
Актёр, режиссёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, «Ел актёры», «Тантана» премияләре лауреаты Камил Вәлиевкә 80 яшь.
21 – Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сәвия Михайлованың тууына 80 ел (1942–2007).
23 – Рус язучысы Майя Ганинаның тууына 95 ел (1927–2005).
Шагыйрь, тәрҗемәче Николай Беляевның тууына 85 ел (1937–2016).
24 – Бөтендөнья диңгезләр көне.
25 – Машина төзүчеләр көне.
26 – Европа телләре көне.
Рус прозаигы, шагыйрь, драматург Владимир Войновичның тууына 90 ел (1932–2018).
27 – Бөтендөнья мөселманнары көне.
Бөтендөнья туризм көне.
Тәрбиячеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләр көне.
28 – Халыкара чукрак-телсезләр көне.
Атом сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Россиядә генераль директорлар көне.
Казах язучысы, драматург, Казахстан Фәннәр академиясе академигы, Ленин премиясе лауреаты Мөхтәр Ауэзовның тууына 125 ел (1897–1961).
Физик, Казан радиоспектроскопия фәнни мәктәбенә нигез салучыларның берсе, академик, Социалистик Хезмәт Герое Евгений Завойскийның тууына 115 ел (1907–1976).
Журналист, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Зәкиевкә 85 яшь.
29 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гәүһәр Камалованың тууына 100 ел (1922–1990).
30 – Халыкара тәрҗемәчеләр көне.
Татарстанның атказанган артисты Бибинур Галиуллинаның тууына 115 ел (1907–1984).
                                       ***

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ