Логотип Магариф уку
Цитата:

Шәйхи Маннур безнең күңелләрдә...

Якташыбыз Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында Мамадыш өязендәге Тулбай авылында туа. Аның беренче шигырь җыентыклары 1928 елда басылып чыга.Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткә...

Якташыбыз Шәйхи Маннур 1905 елның 15 гыйнварында Мамадыш өязендәге Тулбай авылында туа. Аның беренче шигырь җыентыклары 1928 елда басылып чыга.Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен ул хөкүмәтебезнең күп кенә орден-медальләре белән бүләкләнә.
Ш.Маннур 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра һәм йөз данә китап бүләк итеп бирә. 1980 елда китапханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. Ә 1995 елда аңа Татарстан берләштерелгән дәүләт музее филиалы статусы бирелә һәм музей-китапханә исемен йөртә башлый.

Китапханәнең икенче бүлмәсе Ш.Маннурның шәхси бүлмәсе булган, ул бүлмә хәзерге көндә дә әүвәлге хәлендә саклана. Шагыйрь, туган авылына кайткач, шул бүлмәгә кереп ял иткән: бильярд, шахмат уйнаган, иҗат эше белән шөгыльләнгән.
Ш.Маннур 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай авылы зиратына җирләнә.
Әдәби хезмәтләре һәм Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Шәйхи Маннур Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт Билгесе», Халыклар дуслыгы орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да байтак: «Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.
Шәйхи Маннур иҗатының күпкырлы булуы бүген дә күпләрне сокландыра. Иң кызыклысы шул: 1959 елда ул Муса Җәлил турында роман язарга керешә. Төгәл материал туплау өчен, аның эзләреннән Оренбург, Минзәлә якларында, шагыйрьнең туган авылында булып кайта, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләрдә йөри, туристлар путёвкасы белән Германиягә барып, Җәлилне төрмәдә күреп белгән кешеләр белән очрашып сөйләшә. Шушы җитди өйрәнү-тикшеренүләрнең һәм иҗат газапларының нәтиҗәсе буларак, 1964 елда «Муса» романы язылып бетә. Аның кайбер бүлекләре шагыйрь үзе салдырган Тулбай китапханәсендәге иҗат бүлмәсендә языла. «Муса» романы, миңа да бүләк булып, китап киштәмне бизи. Мин аны тик яткырмыйм. Үзем укудан тыш, #әдәби марафончыларга да иң кызыклы, үзенә җәлеп итәрлек урыннарын тәкъдим итеп, язучыга һәм романга карата кызыксындыру уятырга тырышам. Аларның да Ш.Маннур әсәрләре белән кызыксынуларын, укуларын чын күңелдән теләп калам. 1963 елда, гомерен мәгарифкә багышлаган туганым Сания Габделгани кызы Ганиева кулына беренче дипломын алу сөенеченнән миңа Шәйхи Маннурның "Воркуют голуби" ("Күгәрченнәр гөрләшә") дигән китабы белән чәчемә зәңгәр бантик алып кайткан иде. Бик күп еллар үтеп, инде тышлары таушалса да, мин әле аны һаман да саклыйм. Апамның: "Ул – безнең язучы", – дигәне хәтеремдә калган. Мин артык сорау бирмичә, китап белән бантигымны кочаклап, шатлыгым белән уртаклашырга өйгә чаптым. Шулай да башыма: "Нигә алай диде икән, безнең авылда андый абый юк бит", – дигән бер кызык фикер йөгереп узды. Озакламый мин бу соравыма җавапны да таптым, балалар өчен булган китаплары белән дә таныштым.

Мин аның Муса Җәлил эзләреннән иң беренче булып йөрүче язучы икәнлеген, 2019 елның көзендә Курган өлкәсе Сафакүл районында узган төбәкчеләр форумында,  М.Җәлил турындагы чыгышымда да «Муса» романы һәм аның язылу тарихын  горурлык белән искә алдым.
Ел саен Ш.Маннурның туган көнендә Мамадышта һәм туган авылы – Тулбайда кышкы шигырь бәйрәме үткәрелә. Быел да, Шәйхи Маннур истәлегенә багышлап, Мамадышның үзәк урамындагы һәйкәле янында төрле чаралар узды һәм аның исемендәге премияләр тапшырылды. Аннан Тулбай авылында каберенә зиярәт кылынды. Музей җитәкчесе, төбәкче Римма Сөләйманова музейда булган яңалыклар белән таныштырды, аның мәктәп балалары белән әзерләгән шигырь кичәсен зур кызыксыну белән карадык. Римма ханым килгән язучыларга һәм кунакларга балаларның үзләре иҗат иткән шигырь һәм проза әсәрен дә тәкъдим итте. Бәлки, Тулбайдан Шәйхи бабалары дәвамчылары да булыр әле, шәт. Быелгы шигырь бәйрәмендә Бөтендөнъя Татар Конрессының Мамадыш районы буенча бүлекчәсенең "Нократ" исемендәге төбәкчеләр оешмасы җитәкчесе Р.А. Муллахмәтова һәм "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Р.Н. Ибраһимовалар да, кунаклар белән бәйрәмдә булып, аларга эшләрендә һәм иҗатларында уңышлар теләделәр. Мансур Сафин балаларга, Шәйхи Маннурның русчага тәрҗемә итеп чыгарган шигырьләр җыентыгын бүләк итте.
Әлеге премия быел “Мин дә китәрмен әле” (2019) китабы өчен шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшага һәм күпьеллык әдәби эшчәнлеге, “Мои мечты”, “Мне снится край любимый” (2020) китаплары өчен шагыйрь Владимир Калашниковка бирелде.
Иҗатлары дәвамлы булсын!
Рәисә.МУЛЛАХМӘТОВА,

мәгариф ветераны, "Нократ" район газетасының Д.Крещенов исемендәге премиясе лауреаты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ