Спортны программалаштыру буенча Татарстан чемпионатына теркәлү ачылды
Программалаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәләрендә алгоритмик һәм гамәли бурычларны хәл итү буенча ярышлар 9 ноябрьдә - 1 декабрьдә берничә этапта узачак дип хәбәр итә Иннополис университеты матбугат хезмәте.
Биредә 14-18 яшьлек югары сыйныф укучылары һәм республика югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Оештыручылар - Татарстан Республикасының спортны программалаштыру федерациясе һәм Иннополис университеты.
Укучылар һәм студентлар өч дисциплинада ярышачак.
Беренчелек һәм чемпионат йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар программалаштыру буенча спорт разрядлары алачак. Шулай ук җиңүчеләрдән 6-13 декабрьдә үтәчәк бөтенроссия ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелма командасын да формалаштырачаклар.
Катнашу бушлай.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар