Логотип Магариф уку
Цитата:

«Сыйныф әкияте» конкурсы старт ала

Иртәгә Белем көнендә, яңа үзенчәлекле «Сыйныф көне» Бөтенроссия әдәби конкурсы старт алачак. Ул Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә язучылар һәм нәшер итүчеләр берлеге ассоциациясе тараф...

Иртәгә Белем көнендә, яңа үзенчәлекле «Сыйныф көне» Бөтенроссия әдәби конкурсы старт алачак. Ул Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә язучылар һәм нәшер итүчеләр берлеге ассоциациясе тарафыннан оештырыла. Конкурста 12 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар катнаша ала.  Яңа бәйге шул ягы белән кызыклы: анда укучыларга  бөтен сыйныф белән бергә катнашу  мөмкинлеге бирелә.
Конкурсның максаты – мәктәптә әдәби белем дәрәҗәсен, яшүсмерләрнең әдәбият дәресләренә кызыксынуын  арттыру,  шулай ук төбәк язучыларын  куратор буларак талантлы мәктәп укучылары белән эшләргә җәлеп итү.
1  октябрьгә кадәр  укучыларга (сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә) мәктәп программасыннан теләсә кайсы әдәби әсәрне сайлап алып, әсәр буенча  вакыты                       1 минуттан артмаган ролик төшереп җибәрергә кирәк. Жюри әгъзалары эшләргә бәя биргәндә, аның үзенчәлекле булуына, эчтәлеккә, актёрлык осталыгына, костюмнарга игътибар итәчәк.
Төп этапта һәр командага үз төбәгеннән остаз буларак әдип, язучы билгеләнәчәк. Ай  дәвамында остазлар « Әдәби герой. Төп һәм ярдәмче персонажлар", "Конфликт һәм антагонист", "Сюжет һәм идея", "Әкиятнең жанрлы үзенчәлеге" темаларын мастер-класслар үткәрәчәк. Моннан тыш, әдипләр  «Сәнгать текстының стиле», «Сәнгать текстын редакцияләү»гә багышланган семинарлар уздырачак. Дәресләрдән соң һәр сыйныф әдәби әкиятнең тәмамланган текстын әзерләп, аны конкурска җибәрергә тиеш була. Финалга       3 җиңүче һәм 5 резерв командасы сайлап алына.
Бәйгенең төп этабы 2022 елның 10 октябреннән 20 ноябрь вакыт аралыгында барачак.  Җиңүче командалар кышкы каникулларда Мәскәүгә  ике көнлек сәяхәт белән бүләкләнәчәк. 
НИГЕЗЛӘМӘ
 
 Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ