Логотип Магариф уку
Цитата:

Тарихи-мәдәни мирас үрнәгендә яшь буынны тәрбияләү

Утырышта шәхес тәрбияләү, ясалма фәһем һ.б. турында фикер алышу узды.

Бүген Татарстан Министрлар кабинетында  Республика Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышы булып узды.  Аның эшчәнлегендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Утырышта шәхес тәрбияләү, ясалма фәһем һ.б. турында фикер алышу узды. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында бүгенге көндә кешенең шәхес формалашуы бик актив каршылыклы процесс шартларында барганын билгеләп узды. Мәдәният учреждениеләре мәйданчыкларында фән һәм фәнни-технологик үсеш елында Казан федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе институтлары ярдәме белән ачык ачык лекцияләр үткәрелүе,  Татарстанның традицион мәдәнияте белән таныштырырга, киләчәктә «культурология» фәнен уку йортларында да кертү өчен алымнар һәм фәнни база булдырырга мөмкинлек бирәчәген дә әйтте министр.  Бу лекцияләрнең төрле буын тыңлаучылары өчен, шул исәптән гаилә белән танышу өчен кызыклы булуына аерым тукталды.

  • Яшьләрдә туган якның мәдәни мирасы кыйммәтләренә кызыксыну уяту максатыннан конкурслар үткәрү нәтиҗәле инструмент булып тора. Укучылар өчен үткәрелә торган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы киң таралыш алды.  Катнашучылар Казан Федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының  «Төрки халыклар тарихы» юнәлешенә укырга керү өчен көрәшә. Быел  татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 199 ел. Без Каюм Насыйри исемендәге 1-нче Туган якны өйрәнү эшләре республика конкурсын үткәрү турында игълан иттек, - диде Мәдәният министры.

Шулай ук, министр үз чыгышда мәдәният өлкәсендә югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентларын традицион музыка уен коралларында уйнарга өйрәтү актуаль булуын билгеләп узды.

  • Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу мәсьәләсе алдыбызда тора. Тарихи-теоретик тикшеренүләрдән практик торгызу юлларына күчү механизмын булдыру өчен фәнни база бар. Халык һөнәрчелеге үзәге ачканда бу мәсьәлә исәпкә алыначак. Мәйданчыкларның берсен этник музыка кораллары җитештерү өчен эксперименталь остаханә яки ачык лаборатория итеп күрәбез. Биредә тальянка, курай, думбыра, кылкубыз, гөслә, ятаган, дәф һәм башка уен кораллары җитештерелә ала», – диде министр.

Фәнгә, тикшеренүләргә кызыксыну бала чактан формалаша. Шул исәптән уку аша да. Агымдагы елда без китапханә фондларын фәнни-популяр һәм техник әдәбият белән тулыландыруга зур игътибар биреләчәге яңгырады. Мәдәният буенча совет утырышында министр моннан 110 ел элек язылган аудиотасма тәкъдим итте. Беренче Бөтендөнья сугышында дошманга әсир төшкән татар солдаты Габдулла Тукай биографиясен сөйли...

Утырышта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Əхмәдиева,  Югары икътисад мәктәбенең икътисад дәүләт секторы үзәге директоры Татьяна Абанкина, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» иҗтимагый оешмасы рәисе Райнур Хасанов та чыгыш ясады.

Фото: Пресс-служба Раиса РТ

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ