Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тасма» стадионы шугалагында беренче массакүләм шуу узачак

«Тасма» стадионындагы шугалак сынау режимында эшли башлады. Беренче массакүләм шуу бу атнада ял көннәрендә узачак.17  декабрьдә килүчеләрне – 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, 18  декабр...

«Тасма» стадионындагы шугалак сынау режимында эшли башлады. Беренче массакүләм шуу бу атнада ял көннәрендә узачак.
17  декабрьдә килүчеләрне – 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, 18  декабрьдә 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. 7 яшькә кадәрге балалар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм спорт мастерлары өчен керү  бушлай.
Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ТР башкаласында яшәүчеләр шулай ук тимераяк прокатыннан һәм тимераякларны үткенләүдән файдалана ала.
Киләсе атнада «Черек күл» паркында да шугалак ачылачак. Биредә үз инвентарьларың белән керү  бушлай.
Бу кыш Казанда тимераякта шуу өчен 101 урын – 81 хоккей тартмасы һәм 20 шугалак оештырыла. Эш режимы һәм прокат бәясе белән сылтама буенча танышырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ