Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йорты концерт-презентациядә яңа проектлар тәкъдим итәчәк

Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее урнашкан Татар китабы йортында «Безнең йорт дуслары» дип исемләнгән концерт-презентация узачак. Учреждение хезмәткәрләре быел музейда...



Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее урнашкан Татар китабы йортында «Безнең йорт дуслары» дип исемләнгән концерт-презентация узачак. Учреждение хезмәткәрләре быел музейда гамәлгә ашырылачак проектларны тәкъдим итәчәкләр, алар арасында формаль булмаган аралашу клубы ачылу, яңартылган коворкинг һәм кофейня зонасы да бар.







Программада – концерт, шигырьләр уку, урам фотокүргәзмәсе. Музей ишегалдында Gauga төркеме фронтмены Оскар Юнысов һәм узган атнада «Урам» җырының релизын чыгарган бард Рушан Хәяли чыгыш ясаячак. Шунда ук Г.Кариев театры директоры Луиза Янсуар үзенең шигырьләрен укыячак. Моннан тыш, мәйданчыкта татар язучыларының көндәлек тормышыннан алынган сирәк фотосурәтләр күргәзмәсе дә эшләячәк.
Чара 16 июльдә 18:00 сәгатьтә булачак. Керү бушлай, алдан теркәлергә кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ