Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды

Ярышта республиканың 36 муниципаль районыннан һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 4-11 сыйныфларда укучы 332 укучы катнашкан.

“Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар телле мәктәпләр өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге тарафыннан оештырылды.

Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, интеллектуаль ярышта республиканың 36 муниципаль районыннан һәм Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән 4-11 сыйныфларда укучы 332 укучы катнашкан.

Катнашучыларның эшләрен составында КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты галимнәре һәм укытучылары, ТР Мәгариф үсеше институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре булган компетентлы жюри бәяләде. 

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ