«Татар теле – халкым теле»: Кызыл Чишмәдә укытучылар өчен уникаль семинар-конкурс узды
10–12 апрель көннәрендә Батыр муниципаль округының Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә II Бөтенроссия «Татар теле – халкым теле» иҗади конкурс семинары үтте.
Чарада Свердловск, Әстерхан өлкәләреннән, Чувашстан һәм Татарстан Республикаларының мәктәпләреннән укытучылар катнашты.
Конкурс бик үзенчәлекле булды: төрле фәннәрне татар телендә укытучы мөгаллимнәр көч сынашты. Экспертлар 150 дән артык эш карап чыгып, иң яхшылары ияләрен «Сәләт Батыр»га җыйды. Укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар, түгәрәк өстәлләрдә һәм һөнәри остаханәләрдә актив катнаштылар, дәресләр күрсәттеләр. Дәресләрне анализлау, экспертлардан киңәш-табыш алу – һәрбер укытучы өчен кыйммәтле бүләк булды.
Семинар кысаларында мөһим лекцияләр дә оештырылды. «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Л.К. Хисмәтова «Ясалма фәһем һәм аны укытучы эшендә куллануның этик нормалары» һәм «Онлайн платформаларның белем бирүдә кулланылышы» темаларына лекция-практикумнар үткәрде. Лекцияләр зур кызыксыну уятты, чөнки аларда заманча технологияләрне туган телдә укыту процессына кертүнең практик аспектлары каралды.
Конкурс-семинарын ябу тантанасында Батыр муниципаль округы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Равил Фәрәхетдин улы Ямалетдинов, Чувашстан Республикасы Диния нәзәрате рәисе Мансур хәзрәт Мәкъсут улы, Татарстан төбәк "Сәләт" яшьләр фонды генераль директоры Лениза Миннехәләф кызы, хезмәт ветераны Шәкүров Тәлгат абый, Чувашстан татарлары милли- мәдәни берләшмәсе әгьзалары Райлә Мәгъсум кызы, Гөлнур Нурулла кызы катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Бу конкурста җиңелүчеләр булмады: һәр катнашучы – укытучы һәм укучы – белем, тәҗрибә, ихлас аралашу һәм яңа профессиональ дәрт алды.
Автор фотолары





Комментарийлар