Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар журналистлары өчен яңа китап

Филология фәннәре докторы, академик Рүзәл Юсуповның өр-яңа китабы дөнья күрде.

Галимнең  “Тәрҗемә теориясе һәм практикасы” дигән саллы хезмәте журналистлар, укытучылар һәм филологлар өчен аеруча кызыклы булачак.

Рүзәл Юсупов –  гомерен фәнгә, татар теленең чисталыгын саклауга багышлаган шәхес. Тәрҗемә һәм сөйләм әдәбе мәсьәләләрен, язма һәм сөйләм телендәге хаталарны тирәнтен тикшерүче галим буларак танылды. Аның сиксәнләп китабы нәкъ менә саф татар теле мәсьәләләренә багышлана. Татарстанның төрле матбугатында йөзгә якын мәкаләсе нәкъ менә әхлак темаларын яктырта.

 Җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, укыту-фәнни эшчәнлекне оештыручы буларак та киң катлам халыкка  мәгълүм кеше ул Рүзәл Юсупов. “Тәрҗемә теориясе һәм практикасы” китабында русчадан татарчага тәрҗемә итү принциплары һәм методлары турында бәян ителә.

Юсупов заманында кандидатлык эшен дә тәрҗемә буенча яклаган. Татар һәм рус телләре мөнәсәбәте буенча докторлык диссертациясе язган була.

Ул кайда гына эшләмәсен – Казан дәүләт педагогика институты ректоры булганда да, ТР Югары Советында комиссия җитәкләгәндә дә  һәрвакыт тел язмышы өчен җан атып яшәде.

  • Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк, ди Рүзәл Юсупов.

Яңа китабы  һәм, гомумән, ана теле язмышы турындагы фикерләрен тулырак итеп “Мәгариф” журналының ютуб каналында карый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ