Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан “Абилимпикс-2022” финалында икенче урында

28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр 152 татарстанлы Мәскәүдә узган “Мәгариф” илкүләм проекты “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр...

28 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр 152 татарстанлы Мәскәүдә узган “Мәгариф” илкүләм проекты “Россия – мөмкинлекләр иле” президент платформасының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында катнашты. Ярышлар 8 юнәлеш: мәгълүмати технологияләр, хезмәт күрсәтүләр өлкәсе, туклану, медицина, сәнәгать, иҗат, декоратив сәнгать, икътисад һәм финанс өлкәсе юнәлешләрендә 40 һөнәри күнекмә буенча үткәрелде. Финалда өч категориядә: мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр категориясендә, Россиянең төрле төбәкләреннән 1126 кеше катнашты, дип хәбәр итә Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Ярышлар йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы 50 – беренче, 45 – икенче, 28 – өченче урын алган. Шулай итеп, Татарстан гомумкоманда зачётында икенче урынга чыккан. Мәскәү җыелмасы командасы җиңгән. Мәскәү өлкәсе командасы исә өченче урында. Җиңүчеләр һәм призёрларны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова бүләкләгән.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ