Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре булырмы?

Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләрен быел, сау еллардагыча, дуслар җыелган җирдә, тантаналы шартларда  уздырырга рөхсәт ителгән. Әмма коронавирус пандемиясе шартларындагы беркадәр чикләүлә...

Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләрен быел, сау еллардагыча, дуслар җыелган җирдә, тантаналы шартларда  уздырырга рөхсәт ителгән. Әмма коронавирус пандемиясе шартларындагы беркадәр чикләүләр белән диләр. Мәктәпне тәмамлаучылар өчен узасы бәйрәм бу кичтә, килешү буенча, йә ачык һавада, яисә  заллары   70 процентка гына туларга тиешле кафе-рестораннарда үткәрелү мәслихәт. Һәр очракта да Эчке эшләр хезмәтләре тарафыннан алдан ук саклану чаралары күрелә. Залларда битлек режимы, кемнең кем булуына карамастан, катгый саклана. Кайбер төбәкләрдә бәйрәм тантанасы иминлеген саклауны күздә тотып,  чыгарылыш укучыларының ата-аналары өчен бушлай ПЦР – тестлаштыру кертергә планлаштыралар. Бу хакта журналистларга  Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе Любовь Авдонина белдергән иде.
Чыгарылыш кичәсенә мәктәп укучылары күп көннәр алдан җыена башлый. Тантана югары дәрәҗәдә матур һәм якты узсын өчен дөньядагы иң матур күлмәкләр һәм костюмнар сатып алына, мәктәпкә һәм укытучыларга, укучыларның үзләренә иң истәлекле бүләкләр, күңел ачу программасы алдан ук әзерләнә.
Саклык чаралары катгый таләп ителгән очракта, чыгарылыш кичәсен кунаклардан башка гына уздыру, ягъни  укытучылар һәм укучылар өчен генә үткәрелү варианты да бар.
Татарстан мәктәпләренең күпчелеге әлеге тантаналарның кайчан, кайда буласын тирән сер итеп саклый. Без кайсыберләрен генә ачыклауга ирештек: Менделеевта чыгарылыш балына багышланган гомуми шәһәр бәйрәме 25 июньдә С. Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда  уза.  Түбән Кама каласы укучыларының чыгарылыш балы да табигатьнең иң гүзәл урынында, Кама елгасы яры буенда 25 июньдә үтә. Барыгызга да күңелле, имин яллар теләп калабыз!
  Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ