Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәннәр өчен «Татарстан мирасы» – ышанычлы таяныч

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Татарстан мирасы» дигән дәрестән тыш дәресләре алып барыла.  I – IV сыйныф укучылары өчен Марат Гыйбатдинов белән Ләлә Мортазина авторлыгында уку ку...

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары өчен «Татарстан мирасы» дигән дәрестән тыш дәресләре алып барыла.  I – IV сыйныф укучылары өчен Марат Гыйбатдинов белән Ләлә Мортазина авторлыгында уку кулланмасы да бар. Кулланманың эчтәлеге балаларның яшенә карап төзелгән. Укучыларыбыз, бик тә кызыксынып, уку әсбабының эчтәлеге белән таныша. Дәрестән тыш эшчәнлек барышында балаларда шушы теманы өйрәнү өчен кызыксыну уятуны төп максат итеп куям, чөнки һәр тема бик тә мөһим. Һәрбер бала үзенең туган йорты, гаиләсе, нәселе тарихын, туган ягы турында белергә тиеш. Ә болар хакында без – олылар гына сөйли, без генә аларга юнәлеш бирә алабыз. Шулай ук без, өлкәннәр, үз мисалыбызда яшь буында олыларга карата хөрмәт, ихтирам тәрбияләтә алабыз. Табигатькә карата сакчыл караш турында без аларга һәрвакыт сөйләргә тиеш, бу – бик мөһим. Тик сыйныфтан тыш  дәресләрдә укытучы сөйләгәнен дәрес буена тыңлап утыру башлангыч сыйныф укучысы өчен бик авыр. Шуңа да «Татарстан мирасы» дәресләрендә төрле формалардан файдаланам: өйрәнелә торган тема буенча балалар үзләре эш төре сайлап ала: я хикәя, я шигырь язып карыйлар, я әкият уйлап чыгара, теләүчеләре исә иптәшләре каршында сөйли. Балаларның кайберләре бик матур итеп рәсемнәр дә ясый.
Сыйныфтан тыш дәресләрне төрле формаларда үткәрәбез: конкурслар рәвешендә дә, китапханәдә кунакта да булабыз, музыка мәктәбе укытучылары белән дә очрашулар оештырдык. Укучыларым шулай ук стена газетасы чыгарырга да, проектлар ясарга да ярата. Шуңа да «Татарстан мирасы» кысаларында уза торган дәрестән тыш чараларны бүгенге көндә бик тә кирәк, дип саныйм.     
                         
Альмира ИБРАҺИМОВА, Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең Н.Соболев исемендәге 2 нче урта мәктәбенең өстәмә белем бирү  педагогы
 
                                   
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ