Татарстан Мөфтиенең докторлык хезмәтләре
Монографиядә татарларның башка мөселман халыклары арасында Коръәнне бастыруда беренче булуына да дәлилләр белән китерә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин – татар дин галимнәре арасында иң актив эшләүче зыялы затларның берсе, 2022 елда ул докторлык диссертациясе яклады. Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортында мөфтинең гарәп телендә «Җүхүди гуләмә» дип аталган фәнни монографиясе дөнья күрде. Бу китапта татар дин галимнәренең Изге Китапны язу кагыйдәләрен өйрәнүгә керткән өлеше дәлилләп бирелә.
Монографиядә татарларның башка мөселман халыклары арасында Коръәнне бастыруда беренче булуына да дәлилләр белән китерә. Анда Коръәндәге текстның 1803 елда ук консонант нигезен исәпкә алып басылуы һәм бит кырыйларында декламациянең ун кануни система буенча язылып, 1848 елда Казанда дөнья күрүе әйтелә. Монда Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев кебек зыялы затларыбызның өлеше дә зур булуы мәгълүм. XIX–XX гасыр башында татар дин галимнәренең Коръән графикасы, язылышы, аны уку ысулларын, тәфсир кылу мәсьәләләрен яктыртуга зур өлеш кертүләре турында күзалларга мөмкинлек бирә.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның фәнни тикшеренүе Россиядәге хәзерге ислам дин гыйлеме тарихында мүсхәф расмы буенча беренче хезмәт, дип билгеләп үтә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Альберт САБИР
Фото архивтан алынды
Комментарийлар