Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты
Алексей Песошин үз гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрд...
Алексей Песошин үз гражданлык бурычын Казанда Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, биредәге сайлау участогында кешеләр арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге булдырылган. «Көнкүреш химиясеннән башлап азык-төлеккә кадәр товарлар 30 процентлы ташлама белән сатыла, – ди ярминкә өчен җаваплы Альбина Ефимова.
Пенсионер ханым Әлфия Мәһдиева сайлау участогына беренчеләрдән булып килгән. «Бу – минем өчен бик әһәмиятле вакыйга. Гаиләбез белән сайлауга киләбез», – диде ул.
Фотолар tatar-inform.ru сайтыннан алынды.
Комментарийлар